Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
26 июль 2019, 14:02

Саимә апа кымыз ясый

Башкортстан авылында эш сәфәре белән булганда Саимә Гыймаделислам кызы Зиннәтова белән таныштык.

Башкортстан авылында эш сәфәре белән булганда Саимә Гыймаделислам кызы Зиннәтова белән таныштык. Бигрәк тә, 85 яше белән барганда шундый актив булуы безне сокландырды. Иске Мотабаш авылында туып-үскән кыз 1962нче елда шушы авылга килен булып төшә.

— Авыл зур иде, караңгы төшкәч урамга чыксаң, һәр йортның тәрәзәсеннән лампа утының яктылыгы төшә иде, — дип искә алды ул елларны Саимә апа. — Бик уңган, булдыклы булды тормыш иптәшем. Эчмәде, тартмады, минем өчен бик игътибарлы, ихтирамлы булды. Тигез, мәхәббәтле булып яшәдек. Гомере буе тракторда эшләде, җәен комбайнда хезмәт салды. Өч кызыбыз туды. Кызларыбызны бик яраттык, иркәләп, назлап кына үстердек. Уйлап карасаң, 40 ел гомер 40 көн хәтле дә булмады. Иптәшем авыр чирдән арына алмый, вафат булды, — дип сөйли Саимә апа. — Гомерем фидакарь хезмәттә үтте. Озак еллар дуңгыз фермасында эшләдем. Кайда гына эшләсә дә, эшен яратып башкарганы сөйләвеннән күренеп тора. Йортына Саимә апаның кыеп баскысыз. Хәтфә үлән, гөлләр... Ә ишегалды такталары сап-сары итеп юылган, ялт итеп тора. Ә өйдәге пөхтәлек?! Ул гынамы ни... Саимә апа күпләп сарык, кәҗә карый, бакча утырта. Кәҗә сөтеннән тәмле кымыз эшли. Безгә дә төрлесеннән тәмләтте. Шулкадәр тәмле, әйтеп бетергесез. Күчтәнәчкә дә биреп җибәрде. — Ничек, кайчан эшли башладыгыз, дигән сорауга: «Әчеткесен Әбҗәлил районына кунакка барганда алып кайттым. Кымыздан өзелгәнем юк», — ди Саимә апа. Аның җитезлегенә, хәтеренә сокланып туймаслык, яшьләргә биргесез. Без килгәндә кызлары, оныклары, өй тулы кунак иде. Авылдашы Фрүзә апа хәл белеп килгән. «Бер самовар чәй эчеп, бер капчык күчтәнәч төяп, кайтып барам әле», — дип хәбәр сөйли ул.

Балаларының шат тавышы озак яңгырап торсын бу йортта. Саимә апа кымызын эшләп, кунакларга өлгертеп кенә торсын.
Читайте нас: