Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
23 июль 2019, 18:30

Матур бәйрәмнәрен каршыладылар

Гаилә төзү җиңел, ә менә аны саклап калу бик күп көч, акыл һәм сабырлык таләп итә.

Гаилә төзү җиңел, ә менә аны саклап калу бик күп көч, акыл һәм сабырлык таләп итә. Шуңа да бергә гомер итүнең 50, 60, 70 еллык юбилейларын бәйрәм итү – озак еллар бергә яшәгән парларның тынгысыз хезмәт җимеше ул. Мондый парларга сокланмый мөмкин түгел. «Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә», — диләр. Шөкер, районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел.

Чишмә-Үрәкәй авылында гомер кичерүче Хәмдия һәм Кавый Нургалиевлар да күптән түгел үзләренең күркәм бәйрәмен — бергә гомер итүләренең 60 еллык матур юбилеен билгеләде. Аларны шушы бәйрәмнәре белән Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдинов тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Хәмдия һәм Кавый Нургалиевлар бар гомерләрен авылда яшәүгә һәм хезмәткә багышлаган кешеләр. Тугыз балага гомер биреп, хәзерге вакытта оныкларын, туруннарын сөеп, балаларының уңышына куанып яшиләр.

— Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр һәм яшиләр. Без һәрчак алар янында булырга тырышабыз: ярдәмләшәбез, йорт эшләрендә булышабыз. Әти-әни янына, туган нигезгә бергәләп җыелу гына үзе ни тора?! Балалар, оныклар, туруннар җыелып китсәк, бик күмәк булабыз. Туганлык җепләрен өзми, бергә туплап, очраштырып торучы әти-әниебез исән-сау булуы безнең өчен зур шатлык һәм олы куаныч. Әле булса алар безгә киңәшче, терәк булып тора”, — ди балалары.

Әйе, мондый бәхет күпләргә тәтеми. Гомер юлларында төрле заман җилләрен, авырлык һәм кыенлыкларны үз иңнәрендә күтәреп тә, бирешми, бер-берсен хөрмәтләп, аңлап яшәп, шундый күркәм бәйрәмнәрне каршылау — Ходай бүләгедер ул. Ә бит шушы гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе зур мәртәбә! Безгә, үз чиратыбызда шундый матур тормыш юлы үткән әби-бабайларыбыздан, карт әни һәм карт әтиләребездән үрнәк алырга гына кала. Киләчәктә дә мондый гаиләләр күп булсын, һәркем үзенең гомерлек ярын табып, пар канатлы булып кына яшәсен иде.

Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: