Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
19 июль 2019, 16:15

Туган авылының хөрмәтле кешесе ул

Еллар ташкын елгадай алга ургыла. Эх, беразга гына туктатасы иде дә соң шул елларны...

Еллар ташкын елгадай алга ургыла. Эх, беразга гына туктатасы иде дә соң шул елларны... Мөмкин түгел. Бер дә үтмәс кебек тоелган балачак, яшьлек тә күптән инде еракларда калган һәм безгә кулын болгап саубуллаша кебек. Ә бит үткәннәргә карасаң, күпме хезмәт белән сугарылган көннәр, еллар...

Гомер буе туган авылы Чишмә-Үрәкәйдә яшәп, биредә хезмәт салып, авылдашларының ихтирамын яулаган Бәлкыйс Сәхибзадә кызы Хәсәнова күптән түгел 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әйе, аның тормыш юлын олы бер тарих, дияргә мөмкин. Бар гомерен эшкә багышлап, авыр заманнарның кыенлыгын үз иңендә үткәргән кешеләрнең берсе ул. Әтисе сугышта үлеп кала. Аңа бу вакытта 2 генә яшь була, ул әтисен хәтерләми дә. 15-16 яшьтән хезмәткә җигелә һәм хаклы ялга чыкканчы бар көчен салып эшли. Авыл китапханәсендә генә дә 27 ел хезмәт стажы бар аның. Бәлкыйс Сәхибзада кызының сәләтле, җаваплы хезмәткәр булуын, тырышлыгын бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары дәлилли.

— Иртәнге җидегә эшкә барам. Әз генә соңга калырга да ярамый, шелтә белдерәләр. Һәрвакыт агитатор булып йөредем. Басуда эшләүче игенче, тракторчыларның күпме эшләгәнен дә билгеләп бара идем. Моның өчен һәр гектарны, күпме сөргән, чәчкән, урган санап торам. Һәркем беренчелекне алу теләге белән тырышып эшли иде. Моны көн дә башкарам. Фермаларны, техника паркындагы колхозчылар җыелып сөйләшү йортын һәрчак лозунглар, алдынгы эшчәннәрнең фотоларын, исемлеген урнаштырган плакатлар белән бизим. Районнан килгән кешеләр гел сокланып, мактап китә торганнар иде. Боларны китапханәдә эшләгәндә башкара идем. Аннан тыш, төп эшемә дә вакыт кирәк. Әйе, ни генә кушсалар да тырышып, җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Авыр чаклар күп булды инде ул. Әмма, кыенлыкларга бирешеп торырга вакыты гына булмады, — ди елмаеп Бәлкыйс Хәсәнова.

Хаклы ялга чыккач та, өч ел эшли әле ул. 1979, 1989нчы елларда үткәрелгән халык исәбен алуда да катнаша. Андагы намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бәлкыйс Сәхибзадә кызы кешеләргә итагатьле, тыныч холыклы, ярдәмчел булганы өчен авылдашларының, туганнарының ихтирамын яулаган. Олысы да, кечесе дә бердәй хөрмәт итә аны. Йорт тирәсендә дә пөхтәлек. Күзнең явын алырлык берсеннән-берсе матур чәчәкләр ихатаны бизәп тора. Яшелчәсе, җимеш-җиләге дә ишелеп уңа. Олы яшьтә булса да, тырышып дөнья көтә, матур гомер кичерә. Ул чорларда яшәүчеләрнең иңенә төшкән авырлыкларны санап та, язып та бетерерлек түгел.

— Безнең заманда гомер иткәннәр авырлыкны күп күрде инде. Ачлы-туклы чабаталы балачак, яшьлек еллары... Шулай да ул елларда да һәрнәрсәдән матурлык табып яшәргә тырыштык. Хәзер бик тә рәхәт, кибеттә нәрсә генә юк: кием, ашыйм дисәң бар да бар, киштәләр сыгылып тора. Яшьләргә теләгем шул: тәртипле булсыннар, дөрес юлдан тайпылмасыннар. Тормыш матур, әмма аның гүзәллеген күрә һәм тоя белергә кирәк, — дигән теләкләрен җиткерде Бәлкыйс Сәхибзадә кызы.

Бар гомерен хезмәткә багышлап, туган җиреннән беркая да китми, биредә яшәгән һәм матур тормыш юлы үткән әби-бабайларыбыз безнең буын өчен киңәшче, үрнәк, маяк булып тора. Сәламәтлектә генә яшәсеннәр. Алда тагын да күп юбилейларны каршыларга язсын, дигән теләктә калабыз.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: