Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
17 июнь 2019, 18:54

Аек авыл — анык эшләр!

Бәйрәм көнне район хакимияте башлыгы Ришат Дихин эш сәфәре белән Үршәде авылында булды.

Бәйрәм көнне район хакимияте башлыгы Ришат Дихин эш сәфәре белән Үршәде авылында булды. Авыл клубында “Очрашыйк, танышыйк, кавышыйк” дип аталган гадәти булмаган чара үткәрелде.

Нәкъ төпкел авылда Русия көне тирән мәгънәле чара белән билгеләнде. Бүген, үкенечкә каршы, районыбыз картасыннан юкка чыккан авыллар саны арта, халыкның шәһәргә, эрерәк авылларга күчеп китүе күзәтелә. Әмма шул ук вакытта хозур табигате белән генә түгел, ә бердәм халкы белән күркәм авыллар да бар. Үршәде авылы кешеләре бер зур гаилә булып яши, урындагы барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп хәл итә. Биредә кышын яше-карты дәррәү чыгып, чаңгы ярышлары, ә җәен авыл бәйрәме оештыру күркәм гадәткә әйләнгән. Ә чараларга алар бик җитди, төпле әзерләнәләр: йорт тирәсен, ихаталарын, урамнарны төзекләндерәләр. Узган елны барлык чишмәләрне төзекләндереп, гөрләтеп чишмә бәйрәме үткәрделәр. Шулай ук зират киртәләрен ремонтлауны да күз уңыннан ычкындырмыйлар. Үршәделеләрне авылда яшь гаиләләр корылмавы, балалар тумавы борчый. Теркәү мәгълүматларына ярашлы, бүген авылда 271 кеше яши, шуларның 59ы — 18 яшькә кадәрге балалар. Агымдагы елда тугызъеллык мәктәптә 12 бала укыган. Киләсе уку елына беренче сыйныфка килүче бала юк. Нишләргә? Авылда бер тапкыр да өйләнмәгән ир-егетләр күп. Чираттагы очрашуда “Агинәйләр коры” рәисе Фәнизә Сәлимгәрәева, авыл старостасы Рәүф Нигамәтҗанов, имам-хатыйп Марсель Сәлимгәрәев нәкъ шушы проблеманы күтәрәләр һәм ялгыз ир-егетләр белән хатын-кызларны очраштырырга карар итәләр. Чарага күрше авыллардан да ялгызакларны чакыралар. Клуб методисты Альбина Насырова белән авыл активистлары җентекле әзерләнгәннәр: зур табын корганнар, кул эшләреннән матур күргәзмә, концерт, уеннар оештырганнар. Тамашачылар “Гөлнәзирә” фольклор коллективы, Земфира һәм Равил Сәлимгәрәев чыгышларын көчле алкышларга күмде. Үршәделеләрне һәм кунакларны Русия көне белән Ришат Дихин, Илшат Иргалин, район “Агинәйләр коры” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ярия Ялалтдинова котлады. Тулырак мәгълүмат гәзит битләрендә.
Читайте нас: