Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 Май 2019, 13:35

Ганиятовлар бизнесы уңышлы алга бара

— Сәүдә өлкәсендә эшли башлавыма 50 ел була, ә бу минем балачак хыялым иде, — ди Халисә Нурулла кызы.


Ул Татарстанда ун балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Бала чагыннан кибеттә эшләргә, сату итәргә тели. 8 сыйныфны тәмамлагач, сатучылар әзерләү курсларына керү теләге белән Магнитогорск шәһәрендә яшәүче абыйсы янына юл тота. Әмма аны укырга алмыйлар, чөнки нибары 15 яшь була. Төзелеш техникумына керә, штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын төзелештә башлый. Яшь, актив кызларны Красноярск крае Шушенское авылына җибәрәләр. Монда В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга әзерләнү уңаеннан 1968 елда Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше ысулы белән шәһәр тибындагы заманча поселок һәм “Сибирская ссылка В.И.Ленина” музей-тыюлык төзү эше оештырыла. Мемориалның нигезен В.И.Ленинның өй-музее, шулай ук Шушенское авылы үзәк өлешенең сакланып калган XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы архитектур мохитен тергезүдән гыйбарәт була. Музей-тыюлык 1970 елның 12 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла һәм Красноярск краеның иң мөһим идеологик үзәкләренең берсенә әверелә. (Редакция искәрмәсе).

Халисә апа ул елларны шундый җылылык белән сагынып искә ала.

— Ул зур мемориал иде, без барлыгы 33 өйне реставрацияләдек, өй эченең интерьеры, җиһазлары барысы да борынгыча иде. Нигездә өйләрнең эчке һәм тышкы якларын штукатурладык. Моның өчен бирелгән грамоталар, “Коммунистик хезмәт алдынгысы” медален кадерләп саклыйм, — дип сөйли ул.

1970 елда Аскын егете Нәсим Ганиятовка кияүгә чыга һәм балачак хыялын тормышка ашыра — сәүдә өлкәсендә эшли башлый. Нәкъ Аскында шушы эшчәнлекне 1975 елдан алып бара. Бу вакыт эчендә сәүдә системасында барысы да төптән үзгәрә.

— Беренче “Москвич” машинабызны Ленин урамындагы азык-төлек кибетендә эшләгән чакта алган идек. Анда сату бик яхшы бара иде, машинаны хезмәт алдынгысы буларак ала алдым. Ул чакта акчаң булса да, машина алып булмый иде, — дип хатирәләре белән уртаклаша Халисә Ганиятова.

Озак еллар район кулланучылар кооперациясенең тотрыклы системасында эшләгән кешегә базар реформасы сынаулары аша үтү җиңелдән булмый. Беренче тапкыр товарга Казанга барганда кесәсендә 300 сум акчасы була. Базарда кием-салым сата башлый, товарга Мәскәүгә, Казанга, Екатеринбургка йөри. Ә кышларын базарда ничек туңып торулар?! Кышын көннәр буе ачык һавада кар өстендә, җылытылмаган ангарда басып торулар. Аннары салым органнарының касса аппаратларын туктаусыз тикшерүләре. Аппаратны туңмас өчен юрганга да төргәннәр, нәрсә генә уйлап тапмаганнар. Искә төшерү дә куркыныч. Моны сүз белән генә аңлатырлык түгел, бүген сөйләсәң, беркем дә ышанмаячак.

— Базарда туңып басып торган вакытта, улым Марат кайткан чагында иң беренче минем яныма килә дә, күшеккән кулларымны учына алып җылыта һәм: “Әнием, мин сиңа зур кибет төзиячәкмен, анда сиңа җылы һәм уңайлы булачак”, дия иде. Тик өлгермәде..., — дип күз яшьләре аша искә ала Халисә апа.

Арытаба вагончиклар китә. Күнгәк, Үршәде, Билгеш авылларында кибетләр ачалар. 2000 елда район үзәгендә “Марат” кибете ачыла. Ганиятовларның эшен бүген балалары дәвам итүе куандыра. Район халкы арасында “Купец”, “Иголочка” кибетләре зур ихтыяҗ белән файдалана, аларда өй интерьерын бизәү өчен кирәк-ярак һәм меңәрләгән вак-төяк сатыла.

Сәүдә эше бүген Халисә Нурулла кызы өчен иң мөһиме түгел. Аның белән Нәсим Барый улы шөгыльләнә. Халисә апа олы яшьтә булуына карамастан, биш ел Казан шәһәрендә Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укып, узган ел диплом алды. Хәзер ул мәчеттә гарәп теленә һәм ислам дине кануннарына укыта.

Фәйрүзә Юнысова.
Читайте нас: