Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 Май 2019, 14:41

Эшкуарлар династиясе

Росстат мәгълүматлары буенча бүгенгә Русиядә кече һәм урта бизнесның 4,5 млн. артык хуҗалык итүче субъектлары исәпләнә. Шуларның күбесе күмәртәләп һәм ваклап сату өлкәсендә мәшгуль. Безнең район да шулар исәбендә. Эшкуарларның күбесе сәүдә белән шөгыльләнә.

Акберов-Нуриевларның зур гаиләсе һөнәри бәйрәмнәрен яңа планнар белән каршы ала.

90нчы еллар. Өлкән буыннан кем шушы елларны хәтерләми икән? Акча, кибетләрдә кием-салым, азык-төлек юк. Һәм менә 1995 елда Миңнегөл Нуриева ничектер яшәргә, улын аякка бастырырга кирәк дигән карарга килә.

— Берсеннән-берсе зур, авыр Кытай сумкалары, бертуктаусыз юлда йөрүләр, — дип искә ала ул. — Бигрәк авыр булды. Өчәүләп-дүртәүләп машина яллап төнгелеккә чыгабыз, ә иртән — базарга. Яшәүгә, чираттагы товарга түләгәннән соң, акча бик аз кала иде. Без бит сәүдә өлкәсендә вак-төяктән башладык.

Әйе, авыр була, әмма Миңнегөл Әюп кызы сәүдә итүдән баш тартмый. Илдә тормыш акрынлап җайга салына, кызыклы әйберләр барлыкка килә башлый. Ул заказ буенча товарны күп ташый, чөнки аның даими сатып алучылары барлыкка килә.

— Менә 40 еллап сәүдә белән шөгыльләнәм, бу эш миңа ошый, — дип елмая Миңнегөл Әюп кызы. — Бу эшчәнлектән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм.

Азык-төлек сату белән шөгыльләнгән кодагые Галия Акберова да шулай башлый. Башта күмәртәләп сату базаларыннан азык-төлек ташый һәм туган авылы Упканкүлдә кибет ача. Аннары өендә камыр ашлары пешерә. Башта азык-төлек ташу өчен машина яллый, соңыннан үзе водитель таныклыгы ала. Өч кыз үсә, алар әниләренә бар яклап ярдәм итәргә тырыша.

— Кызларым булмаса, миңа авыр булыр иде, алар минем зур терәк. Планнарым белән уртаклашам, киңәшләшәм. Алар бит яшь, заман белән бергә атлый, уй-фикерләре, тәкъдимнәре күп, — ди Галия Кәүсәр кызы.

Ул Гагарин урамында кибет, мини-пекарня сатып ала. Хәзер аның кул астында эшләүчеләре бар. Галия Кәүсәр кызы балалары белән авылдан дәваханәгә килеп йөргән чакларын яхшы хәтерли. Анализ тапшырасың, аннары аның нәтиҗәсен көтәсең, вакыт үтә, ачыгасың, капкалап алырга урын юк. Менә шунда ул дәваханә территориясендә зур булмаган кибет (закусочный) эшләргә карар итә. “Изге ай”га пациентлар куанып бетә алмый. Биредә һәрвакыт кайнар чәй һәм камыр ашлары белән сыйланып чыгарга мөмкин.

Кызларының өчесе дә югары белемгә ия, һәрберсе бизнеста.

Лиана Радис кызы — фотограф. Аның бу шөгыле мәктәп елларыннан ук башлана.

— Тормыш иптәшем Владимир мавыгуымны хуплады һәм туган көнемә санлы фотоаппарат алып бирде. Хәләлемнең ярдәме белән күп кенә уй-теләкләрем тормышка ашты. Фото төшерергә, эксперимент үткәрергә яратам, шуңа бәйле эш эзләдем. Һәм мин зур канәгатьлек алырдай шөгыль таптым, — дип сөйли Лиана. — Һәр съемка минем өчен зур бәйрәм, шул вакытта җаным-тәнем белән ял итәм. Бу шөгыль шатлык-куаныч китерә, күңелдә уңай тәэссоратлар калдыра.

Лариса Радис кызы да (Миңнегөл Әюп кызының килене) тормыш иптәше Альфред Артур улы белән тормышларын бизнеска багышлыйлар. Лариса — стилист-парикмахер. Тормыш иптәше электротехника ремонтлау белән шөгыльләнә.

Төпчекләре Ләйсән Урал федераль университетын тәмамлый, ул да тормышын матурлык индустриясе белән бәйли. Әле үзен төрле эшчәнлектә сыный.

Зур гаилә бергә еш җыела һәм, әлбәттә, сүз һәрвакыт бизнесны үстерү турында бара.
Читайте нас: