Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 Май 2019, 18:08

Балачак мавыгуы гомерлек кәсебенә әверелгән

Кем бал ярата? Һичшиксез, барысы да. Татлы, төрле чәчәкләрне хәтерләткән хуш исле, һәм матур алтынсу төсендәге ризык. Мондый табигый тәмлекәчне ничек яратмыйсың инде. Ә менә аны табу белән шөгыльләнергә кем ярата? Күпләр түгел. Чөнки умартачылык — чын сәнгать. Ташлыкүл авылыннан Риф Арслановның бу эштә тәҗрибәсе зур.

Авылы да бал кортлары өчен оҗмах бакчасы: тирә-якта баллы чәчәкләргә бай болын-кырлар, елга ярында таллыклар, юкә урманнары. Менә шуңа балы да чын гөлләмә булып чыга.

Риф Әхмәтгали улы яшь чагында озак еллар тракторчы һәм комбайнчы булып эшли, бу һөнәрләр вакытында авыл хуҗалыгында зур ихтыяҗ һәм хөрмәт белән файдалана. Ул чакта авылда 65 торак йорт исәпләнә. Колхозлары районда алдынгылар арасында була. Риф абый хәтта ат белән авылдашларына һәм күрше авылларда бакча сөрә. Әмма вакыт үзенекен итә, колхоз таркала, яшьләр читкә чыгып китә. Бүген авылда нибары биш йорт.

Риф Арсланов бал кортлары арасында бәләкәйдән кайнашып үсә. Умартачылык белән башта дәү әтисе, аннары әтисе шөгыльләнә. Ул да мәктәптә укыган чагыннан ук аларга ярдәмләшә, шулай эшнең асылына төшенә. Бүген аның умарталыгында 50дән артык корт күче бар, алар шәхси хуҗалыгында урнашкан. Монда идеаль тәртип, умарталар тигез рәтләр булып тезелгән.

Бу искиткеч акыллы, тырыш бөҗәкләр, аларның үсеше, гомер озынлыгы, гаиләләрендәге тәртип, эш бүленеше турында Риф Әхмәтгали улы сәгатьләр буе, үз тәҗрибәсеннән төрле мисаллар китереп сөйли ала.

— Беренче карамакка гына бал кортлары балны җиңел җыйган төсле тоела. Чынында исә алар зур хәстәрлек, белем һәм тырышлык таләп итә. Аларны дәваларга, корт аерган чакларын күзәтеп торырга, җылы һәм тук кышлатуны тәэмин итәргә кирәк, — дип сөйли умартачы. — Яхшы, көчле күч бер суыртуга 10-15 литр бал бирә. Бал кортлары үз эшләрен яхшы белә, алар чәчәкләрдән балны җыеп эшкәртә, тик һава торышы гына яхшы булсын. Бал кортлары бит бөтенләй йокламый. Эшче корт нибары 18 көн яши, аннары үлә. Елына бер корт күче уртача 30-50 килограмм татлы, файдалы ризык бирә. Табышлы, ләкин мәшәкатьле эш. Әмма бал кортларын күңел биреп карасаң, алар тормышыңны балдан татлы ясый ала.

Риф Әхмәтгали улы олы яшьтә булуына карамастан, яшьләргә биргесез: нечкә билле дуслары белән кайнашып яши, биш бармагы кебек яхшы белгән техникасына да җиңел идарә итә әле.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: