Авыл җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, үрнәкле, күркәм гаиләләре белән дә ямьле. Әмир авылы да шундый гаиләләре белән дан тота. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яшәүче Хәбибә Хәкимова белән Зыязтдин Нартдинов нәкъ шундыйлар исәбендә.
Аларның җылы, якты йортларында илаһи бер серле мохит өстенлек итә. Шуңа да аларга килеп керү белән күңелгә ничектер рәхәт булып китә, дөнья мәшәкатьләре беразга онытылгандай тоела. Тәрәзә төбендәге чагу чәчәкләр, чисталык, пөхтәлек әллә кайдан игътибарны җәлеп итә. Боларның барысын да уңган хуҗаларның тырыш куллары тудырган. Изге күңелле, якты йөзле Хәбибә апа һәм Зыязтдин абый белән аралашкан саен аралашасы килеп кенә тора.
Әйләнә-тирә мохиттә тик матурлык күргән, заман белән бергә атлаган,бер-берсенә кирәк-терәк булып 40 ел гомер кичергән Хәбибә Хәбир кызы белән Зыязтдин Фәрвәзтдин улы тирә-яктагыларны хезмәт сөючәнлекләре белән таң калдыра: шәхси ярдәмче хуҗалыклары, бакчалары зур. Тынгысыз гаилә умартачылык белән дә шөгыльләнә. Әлеге эшләрнең барысы да, әлбәттә, вакыт һәм көч таләп итә.
Бу тырышлык гаилә парында яшьтән үк килә. Зыязтдин Фәрвәзтдин улы күп балалы бердәм, тату гаиләдә дөньяга килә. Сигез малай һәм ике кыз әти-әниләренең терәге булып, бер-берсенә ярдәмләшеп үсә.
— Ул вакытта, әлбәттә, туйганчы бик ашап та булмады, дип әйтсәм һич арттыру булмас. Абыйлар төрле эш башкарырга йөрде: Мәсәгутькә кадәр барып җиттеләр — ферма төзелешендә катнаштылар. Түләү төрлечә башкарылды. Хәтеремдә, бервакыт әти арыш көлтәсе алып кайтты, бу зур байлык булды! — дип хатирәләр йомгагын сүтте гаилә башлыгы.
Бәләкәйдән гармунда уйнап җырлау осталыгына ия булган Зыязтдин Фәрвәзтдин улы мәдәни агарту курслары үтә һәм күпмедер вакыт авыл мәдәният йортында эшли. Әмма хезмәт хакы бик зур булмаганлыктан ул “корыч ат”ка утыра, аннары тракторчы курслары үтә. Зыязтдин Нартдинов 33 ел гомерен шушы һөнәргә багышлый. Шул ук вакытта авыл мәдәният йортында үткәрелгән концертларда, спектакльләрдә актив катнаша. Һәм менә шундый чараларның берсендә булачак тормыш юлдашы Хәбибә Хәбир кызын очрата.
Хәбибә Хәбир кызына, бәлки, аз гына җиңелрәк булгандыр, аларның гаиләсендә өч кыз тәрбияләнә. Әмма шуңа карамастан, алар да өлкәннәр белән беррәттән совхозда эшли, чөнки һәрвакыт эшче көчләр таләп ителә. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул совхозда секретарь-машинистка булып эшли башлый. Отчетлар белән соңга кадәр утырган чакларында Зыязтдин Фәрвәзтдин улы аны көтеп торып озатып куя. Аннары Хәбибә Благовещенск шәһәрендә бухгалтерлар әзерләү курслары үтеп 35 ел гомерен исәп-хисап эшенә багышлый.
— Совхозда бухгалтер булып эшләгән еллар сизелми дә калды, — ди Хәбибә Хәбир кызы. — Тату гаиләм, бердәм коллективым һәрвакыт эшләргә көч-куәт өстәде, шуңадыр да күрәсең, эштәге авырлыклар җиңел хәл ителде.
Бүген аларның гаиләсе яшь парларга бар яклап та үрнәк: шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур, бакчаларында мул уңыш үстерәләр, берсеннән-берсе чагу чәчәкләр тирә-юньгә ямь өсти. Тынгысыз хуҗалар умартачылык белән дә шөгыльләнә. Кызлары Гөлфия — Балтач, уллары Булат Аскын авылында үзаллы гаилә корып гөрләтеп дөнья көтә. Дәү әти һәм дәү әни шатлыгына оныклар да үсеп килә.