Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
23 апрель 2019, 13:30

Умарталар куелды

Күбияз урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары

Күбияз урта мәктәбенең 7 һәм 8 сыйныф укучылары “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Айгөл Сөләйманова белән берлектә “Шәһәр мохите” федераль партия проекты чикләрендә тормышка ашырылучы “Ихата сыерчык умартасы” акциясенә кушылды.

Технология дәресләрен алып баручы Мөзәмил Солтаншин җитәкчелегендә укучылар дүрт умарта эшләде һәм Җиңү паркындагы каеннарга элеп куйды.

— Сыерчык умарталары канатлы дусларыбызны җил-яңгырдан саклау өчен көньяк-көнбатышка карарга тиеш, — дип искә төшерде Айгөл Нәфис кызы.

Кошлар өчен бу уңайлы өйләрне урнаштырганнан соң, балаларга викторина тәкъдим ителде. Айгөл Сөләйманова ике блок сораулар әзерләгән: беренчесе — Бөек Ватан сугышы, икенчесе урындагы үзидарә темасына багышланган. Балаларның район яңалыклары белән хәбәрдар булуы куандырды, мәсәлән, алар районның яңа җитәкчесен шундук атады. Викторинада актив катнашканнары өчен укучылар “Бердәм Русия” партиясеннән истәлекле бүләкләр алды.

Аскын мәгълүмат үзәге дә укучыларга кызыклы сораулар һәм иң активларга бүләкләр әзерләгән иде. Әмма нәтиҗәдә дуслык җиңү сәбәпле, “Аскинская новь”, “Ышаныч” гәзитләренең соңгы номерлары белән ракеткалар ике сыйныфка да тапшырылды: укучылар җылы көннәрдә ял сәгатьләрен күңелле үткәрәчәк.

Әйткәндәй, узган шимбә укучылар Җиңү паркына өмәгә чыкты һәм җәмәгать территориясен төзекләндерү эшенә үз өлешләрен кертте. Һәркем актив катнашты, тырышып эшләде.
Читайте нас: