Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
2 апрель 2019, 14:07

Тылсымлы иҗат көче

Авыл мәдәният йорты — авыл тормышының чагылышы, йөрәге, күңелле, онытылмас мизгелләр чыганагы.

Авыл мәдәният йорты — авыл тормышының чагылышы, йөрәге, күңелле, онытылмас мизгелләр чыганагы. Авыл кешесе бирегә килеп, тормыш мәшәкатьләреннән беразга арынып, чын күңелдән ял итә ала. Бу аның өчен бик мөһим. Ә рухи азыкны, иҗат дөньясындагы шатлыклы минутларны халыкка мәдәният хезмәткәрләре бүләк итә. Кыйгазы авыл мәдәният йорты методисты Минзилә Сәфиуллина шундый хезмәткәрләрнең берсе.

Бервакыт шушы авылга үзешчән сәнгать коллективы составында концерт куярга килгән кызыкай биредә булачак тормыш иптәшен очрата. Бу очрашу сөлектәй егет Фирдәвес күңелендә якты, җылы хисләр, мәхәббәт ялкыны кабыза. Күп тә үтми, ул кызның туган ягы — Борай районының Бадрак авылына юл тота. Бәхеткә Минзилә Хәйбрахман кызын юллама буенча Аскын авылына эшкә җибәрәләр. Сәфиуллиннар гаиләсе район үзәгендә күпмедер эшләгәннән соң, гаилә башлыгының туган төбәге Кыйгазы авылына кайта. Минзилә Хәйбрахман кызы авыл мәдәният йорты директоры булып эшкә урнаша. Тулы текстны гәзит битләреннән укый аласыз.
Читайте нас: