Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
29 март 2019, 13:35

Һәр мизгеле матур гомернең

Үз өендә, гомумән, тормышында бәхетле мизгелләр кичереп яшәүче кеше генә үзен бәхетле дип тоя аладыр.

Үз өендә, гомумән, тормышында бәхетле мизгелләр кичереп яшәүче кеше генә үзен бәхетле дип тоя аладыр. Аның яшәешенең асылын шушы гап-гади сүз ача. Шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Кадим Фәүзи улы бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен дәлилләүче үрнәк кешеләрнең берсе. Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин һәм Кышлау-Елга авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илфат Гатин юбилярны матур бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Кадим абый Яңа Казанчы авылында 1929 елның мартында туа. Туган авылында җиде класс белем алган үсмер 11 яшендә җиң сызганып колхоз эшенә тотына. Егет булып буй җиткергәч, солдат хезмәтенә алына. Башкаручан, техниканы биш бармагы кебек белгән Кадим абый “Ударник” колхозында бик озак еллар механизатор булып эшли. Намуслы эшче комбайнда да, остаханәдә дә фидакарь хезмәт сала.

Мәкаләм герое Нәдибә Галиәкбар кызы белән гаилә учагы кабыза. Әйткәндәй, май аенда аларның бергә яши башлауларына 60 ел тула. Берсе ай, берсе кояш кебек яшьләрне язмыш 1959 елда очраштыра. Май ае башын гомер башы дип йөртәләр, чынлап та, бар табигать җанлана, яшәү матурлыгы күзгә чагыла. Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә аларның яшьлек таңнары очраша.

сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы михнәтләрне күреп үскән кешеләр. Бер гөнаһсыз сабыйлар ачлык-ялангачлыкны да кичерә, сугыш афәте китереп тудырган башка кыенлыклар аша да үтә. Ашау яклары такыр, кияргә киеме дә чамалы. Дөнья авырлыклары кичерсәләр дә, алар яшәргә көч, дәрт-дәрман таба.

1933 елның июнендә дөньяга беренче аваз салган Нәдибә апаның хезмәт биографиясе дә тик соклануга гына лаек. Кадим абый белән тормыш корып җибәргәч, хуҗалык тармагында төрле эшләр башкара. Буыны да ныгып җитмәгән кызга мондый эшнең ни дәрәҗәдә авыр булганын күз алдына китерүе дә кыен.

Шулай көнне-төнгә, төнне-көнгә ялгап хезмәт салалар. Чиксез авыр хезмәт “тәмен” артыгы белән татысалар да, язмышларына зарланмый, уфтанмый Хәсәновлар.

Хезмәт төбе — хөрмәт, сабыр төбе — сары алтын, диләр. Кадим абый белән Нәдибә апаның иң зур байлыгы балалары булса, тагын да мөһим байлыклары — аларның фидакарь хезмәте. Икесе дә озак еллар дәвамында колхозның төрле тармакларында намус белән, көчләрен жәлләми, үзләрен кызганмый эшлиләр, хезмәт ветераны исемен йөртәләр. Алар бик кунакчыл, күрше-күләннәре белән аралашып, тату яшиләр. Шуңа күрә авылда зур ихтирамга лаеклар.

Шулай итеп, Кадим абыйның дөньяга беренче аваз салуына — 90, хәләле белән тиң-тигез, үрнәкле гомер итүләренә 60 ел тулган. Тик ул еллар заяга узмаган, берсеннән-берсе матур, тәртипле, мәрхәмәтле балалар үстергән гүзәл пар. Алар тормышта үз урыннарын табып яши икән, димәк, бу Кадим абый белән Нәдибә апаның хезмәт җимеше. Шуңа да балалары зур горурлык хисе белән әти-әниләре турында шундый юллар җиткерә: “Безнең әтиебез көчле ихтыярлы кеше. Ул берәр эшкә тотынса, эшен җиренә җиткерә. Безне яшьтән үк төрле-төрле кул эшләренә өйрәтте. Әниебез ягымлы, көләч йөзле һәм тырыш. Ул һәрвакыт безгә, кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Әти-әниебез йөзенә кызыллык китермичә яшәргә тырыштык. Газизләребезне бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез, алар белән ихлас горурланабыз”. Хәзер инде Хәсәновлар балалар, сигез онык һәм дүрт турун уңышларына сөенеп гомер кичерә. Халык телендә “Гомер үтә диләр, гомер үтми, без үтәбез гомер юлыннан” дигән сүзләр бар. Гомер юллары аллы-гөлле чәчәкләргә генә күмелмәгән Хәсәновларның, сикәлтәләре дә булган. Шулай булса да, ихтыяр көчләренең ныклыгын, максатчанлыкларын, карашлары, уй-ниятләре берлеген килеп туган авырлыкларга каршы куеп, барлык киртәләрне дә җиңеп барганнар.

Кыскасы, Нәдибә Галиәкбар кызы һәм Кадим Фәүзи улы Хәсәновлар тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаилә.

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Җир йөзендә яшәгән барлык ата-аналар да татулыкта, тигезлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тәүфыйклы балалар тәрбияләп, озын гомер кичерсеннәр иде.

Светлана Сәлмәнова.

Зинира Батырова фотосы.
Читайте нас: