Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
29 март 2019, 14:44

Гомер юлларында бер-берсенә терәк алар

Ныклы гаилә — ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул.

Ныклы гаилә — ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Үтәш авылында гомер кичерүче Фәнүзә һәм Әснаф Галиевлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндерми, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр.

Бу соклангыч пар шушы ук авылда туып-үсеп, бар гомерен туган авылына хезмәт итүгә багышлаган. Алар бер эштән дә куркып тормый, нинди генә хезмәткә кушсалар да тырышып, намуслы башкарган. Фәнүзә Миңнемөхәмәт кызы төзелештә штукатур-буяучы булып та эшләгән. Моңардан тыш, савымчы да, заправкалаучы да, пилорамада да хезмәт салырга туры килгән аңа. Әйе, уңган ханым үзен бар эштә дә сынап караган һәм һәрчак тырышып, җиренә җиткереп башкарган. Кайда гына эшләмәсен, җаваплы, сәләтле хезмәткәр буларак танылган ул. Тормыш иптәше Әснаф Тимергали улы да районда абруй казанган, авылдашларының хөрмәтен яулаган кешеләрнең берсе. Ул гомеренең бер өлешен киномеханик һөнәренә дә багышлаган. Шушы өлкәдә фидакарь хезмәт салып, Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына, Коммунистик хезмәт алдынгысы, «СССР кинематографиясе отличнигы» һәм тагын да төрле мактаулы исемнәргә лаек булган. Арытаба совхозларда арендалар оешып эшли башлагач, анда озак еллар тракторчы булырга да туры килгән аңа. Нинди генә хезмәткә тотынмасын, бар күңелен салып, тырышып эшли Әснаф абый. Әлеге вакытта алар хаклы ялда, балалары тәрбиясендә яшиләр. Әйткәндәй, Фәнүзә һәм Әснаф Галиевлар алты балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган. Бүген алар балаларының, оныкларының уңышына, бәхетенә куанып яши.

Тормыш юлларында нинди кыенлыклар булса да, баш имәгән, кулга-кул тотынып, алга атлаган Галиевлар. Бер-берсен аңлап, бер сүздән булып яшәгән бу парның әле дә йөзләрендә мәхәббәт ле елмаю, ихтирам, сөю хисләре сизелеп тора.

Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә үрнәк булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Сөмбел Әсләмова.

Фото архивтан алынды.
Читайте нас: