Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
15 март 2019, 14:17

Әтиебез — тормыш маягыбыз

Бу героемның гомерен яшәү урыны һәм гаилә хәле буенча ике дәвергә бүләргә мөмкин.

Бу героемның гомерен яшәү урыны һәм гаилә хәле буенча ике дәвергә бүләргә мөмкин. Дөрҗинан белән Бәдрислам Замановларның биш баласының икенчесе булып дөньяга килгән Мәснәви абыйның тормышы Яңа Мотабаш һәм Мота-Елга авыллары белән бәйләнгән.

Шуның 42 елы туган авылында үтә. 30нчы еллар һәм Бөек Ватан сугышы аны бала чактан ук хезмәттә чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Олы малай буларак ул әнисенең беренче ярдәмчесе була, колхозда төрле эш башкара, йорт мәшәкатьләре дә аның иңенә төшә.

Авылда — башлангыч, Кышлау-Елга мәктәбендә җидееллык белем ала. Аннан соң колхозда төрле җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Сигез ел колхоз кортбакчасында эшли. Биредә 120дән артык корт күче исәпләнә. Әле дә хәтердә: җәй көне без, малайлар, авылдан өч чакрым ераклыктагы урманга умарталыкка еш бара идек, абыйлар кәрәзле бал белән сыйлап кайтаралар иде. Мәснәви абыйлар гаиләсендә бу кәсеп белән электән үк шөгыльләнгәннәр, карт әтисе Хәерзаманның 40лап баш корт күче була. Аннары җиде ел келәт мөдире вазыйфасын башкара. Аның карамагында ике катлы ашлык саклагыч (“Глубинка” дип атала иде), 8-9 өлештән торган келәтләр була (бу келәтләр колхоз төзелгән вакытта “раскулачивание”гә эләккән хәлле кешеләрнең келәтләре, йортларының бер өлеше була. Күп кенә йортларның бер өлеше без бала чакта юк иде әле).

Ашлыкның күләменә түгел, сыйфатына да зур әһәмият бирелә. Дәүләткә сату планын үтәү, орлыкка, фуражга салу, кохозчыларга хезмәт көненә бүлеп бирү кебек эшләрне башкарырга туры килә.

(Башы 5нче биттә).

Ашлык җилгәрү, “сушилка”да киптерү, келәтләргә кертү кул көче һәм атлар ярдәмендә башкарыла.

1958 елда Бибикамал Мөслим кызы белән тормыш коралар, матур итеп үзаллы яши башлыйлар.

Бер-бер артлы тугыз балага гомер бүләк итәләр: Фәрбизә, Ралия, Мәүләви, Мәүлитҗан, Әнәс, Финат, Сәнүдә, Дарвин, Гүзәлия.

Төрле тормыш хәлләре бу зур гаиләне 1974 елда Мота-Елга авылына күчеп килергә мәҗбүр итә. Мәснәви абыйны трактор бригадасы хисапчысы вазыйфасына билгелиләр. Бу эшне ул 16 ел тырышып, намус белән башкара.

Кызганычка каршы, 1976 елда кече кызы Гүзәлия туганнан соң, тормыш иптәше якты дөньяны ташлап китә. Сабый өч ел балалар йортында тәрбияләнә. 1978 елда Мәснәви абый Миңсылу Сәфиулла кызы белән гаилә кора, алар бер-берсенә кирәк-терәк булып 35 ел яши. Бу урында Мәснәви абыйның хәләл җефетләре турында иң изге сүзләрне әйтәсе килә. Тормыш авырлыкларына карамыйча, юкны бар итеп, тормыш йөген бергәләп тарталар, балаларын ким-хур итмичә тәрбиялиләр, укыталар. Бу гаиләне хезмәт тәрбиясе үрнәге дип әйтеп була. Кече яшьтән үк хезмәттә булалар: бакча эшләре, күпләп мал асрау, кош-корт, бал кортлары карау, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар. Балалар татулыкта, тигезлектә үсә, белем алып олы тормыш юлына әзер булып чыга.

Педагогия хезмәте ветераны, гомерен Мота-Елга мәктәбенә багышлаган Рәшит абый Фатихов бу гаиләгә карата шундый уңай фикердә: “Барлык балаларын да укыттым. Алар иң тәртипле, тырыш, уңган, эшне җиренә җиткереп башкара торган балалар булды. Зур тормышта урыннарын таптылар, бер-берсенә чын туганнарча мөгамәләдә булдылар, ярдәмчел, кешеләргә ихтирамлылар. Бу уңышларның нигезендә ата-ананың, бигрәк тә Миңсылу апаның өлеше гаять зур. Ишле гаиләгә килеп, балаларны ят итми, үз балалары кебек тәрбияләп үстерү — зур батырлык ул! Гаилә авылда гына түгел, районда үрнәк итеп куярлык”.

Мәснәви абый әлеге вакытта сигез баласы (кызганычка каршы, улы Мәүләви вафат булды), 23 оныгы, 15 туруны шатлык-куанычларын кичереп, уңышларына сөенеп яши. Ул аларның барысы белән дә горурлана. Авылда яшәүче кызы Ралия, кияве Гаделҗан, улы Дарвин, килене Эльза даими килеп, ярдәм итеп торалар, калганнары да еш кайтып хәл белеп, булышып китә. Менә әле дә барысы да кайтып, матур итеп табын әзерләп, Коръән сүрәләре укытып киттеләр. Бу җәһәттән кызлары фикерләре белән уртаклашты.

— Әткәй тыныч холыклы, кешеләргә ачык йөзле, беркем белән дә низагка керми. Төрле холыклы балалар булсак та, бервакытта да авыр сүз ишетмәдек. Гомере буе физик эш белән шөгыльләнде. Болар барысы да озак яшәү середер. Туганнар, оныклар аралашып, очрашып торабыз, кечкенәләр дә дәү әтиләрен бик ярата, — диде кызы Гүзәлия.

— Бала чактан ук дус булып, эшләп үстек. Әле дә аралашып торабыз, бер-беребезгә киңәш белән дә, эш белән дә ярдәмләшеп торабыз. Әтиебез янына еш кайтырга тырышабыз. Миңсылу әнине барыбыз да әни иттек, ул үзе дә безгә үз баласы кебек карады. Безгә килгәч тә “Мин килен булып төшмәдем, үз балаларым янына кайттым” диде. Әниләребезнең урыннары оҗмахта булсын! — дип сүзне дәвам итте Сәнүдә.

Авылдашым Мәснәви абыйда еш кына булырга туры килә. Йорты һәрвакыт җыештырылган, өстәле ризыклар белән тулы була. Хәтере яхшы, Яңа Мотабаш авылыннан иң олы кеше буларак, күп мәгълүмат алырга мөмкин булды. Балалары, оныклары турында гына түгел, гомумән, кем турында сөйләшсәк тә, бер генә дә начар сүз чыкмый, һәрвакыт уңай фикердә, күтәренке рухта.

Тугызынчы дистәне ваклап барган Мәснәви Бәдрислам улының тормышы мактауга лаек, үрнәк булып тора.

Ярис Зәйдуллин.
Читайте нас: