Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
15 март 2019, 13:59

Еллар арты еллар үтеп тора

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, кечкенәдән үк эшкә җигелгән өлкән буын вәкилләре зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, кечкенәдән үк эшкә җигелгән өлкән буын вәкилләре зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Алар яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Аскында гомер итүче Мәдехәт Нурислам улы Нурдәүләтов та шундый кешеләрнең берсе. Гөмбә авылында ишле гаиләдә туып-үсә ул. Үсмер чагыннан ук совхозда печән хәзерләү кебек һәм башка күп төрле хезмәтләр башкарырга туры килә аңа. Көче ташып торган егет бер эштән дә курыкмый, кушылган һәрнәрсәне тырышып, җиренә җиткереп башкара. Туган ил алдындагы бурычын Куйбышев шәһәрендә үти. Биредә ул бульдозерчы һөнәрен дә үзләштерергә өлгерә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән кебек, армиядән кайткач, тырыш егет, Уфада сәүдә буенча курслар тәмамлый һәм СельПО да (хәзер РайПО) башта товар ташучы, арытаба шунда ук сәүдә үзәге урынбасары (завторг) булып эшен дәвам итә. Район оешмаларында: ПМКда да, «Сельхоз химия»дә дә эшли, йөк ташулар буенча инженер, арытаба баш инженер вазыйфасын да башкарырга туры килә аңа.

Ә инде хаклы ялга чыкканчы Электр челтәрләрендә технологик станцияләр начальнигы булып хезмәт сала. 40 елдан артык хезмәт стажы бар аның. Хезмәт ветераны, дигән мактаулы исемгә лаек. Дәүләтебез тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, грамоталары һәм башкалар санап бетергесез.

Күптән күз атып йөргән иң чибәр кыз Рәүфәгә тәкъдим ясап, 1971 елның сентябрь аенда гаилә коралар.

— Очрашуыбыз да кичә генә кебек. Күз ачып йомганчы бер-бер артлы еллар узып та киткән. Тиздән кавышканыбызга да 50 ел булачак, Аллаһы боерса. Гомер сынаулары чәчләребезгә чаллар сипсә дә, маңгайларга сырлар сузса да, күңелләр һаман да япь-яшь әле, — ди елмаеп Мәдехәт Нурдәүләтов. — 70 ел гомер 70 көн кебек тә түгел, ә артта нинди генә шатлык-куанычлар, авырлык-кыенлыклар булмаган. Бер-беребезне аңлап, бер сүздән булып яшәгәч, алары сизелмичә дә узган.

Бу күркәм гаилә ике улга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган. Алар да әти-әниләре кебек эшчән, тырыш, уңган. Һәркайсы үз юлын табып, республикабыз мәнфәгате өчен тырышып эшли: Илдар Уфада алдынгы электрик булса, Ильвир башкалабызның Киров районы башлыгы вазыйфасын башкара. Мәдехәт абый белән Рәүфә апа бүген балаларының уңышына сөенеп, оныкларына куанып, аларның ирешелгәннәренә шатланып яши.

Әйе, кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе. Мәдехәт абый да тормыш иптәшеннән дә, балаларыннан да уңган. Моннан да олы бәхет бармы соң гомер көзләренә аяк атлаганда?!

Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: