Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
12 март 2019, 11:09

Олы ихтирамга лаек

Рәвия Зарафетдинова 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

Рәвия Зарафетдинова 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Ул әлеге вакытта Екатеринбург шәһәрендә яшәүче кызы Лениза белән кияве Рәфилнең мәхәббәт җимешләре — 3 сыйныфта укучы Лина белән яшь ярымлык Тимурны тәрбияләшергә ярдәм итә.

— Яшьләргә бездән, дәү әниләрдән, дәү әтиләрдән, башка кем ярдәм итә? — ди Рәвия Хәйрулла кызы. — Үзебез үскән, балаларымны үстергән мизгелләр бүгенгедәй хәтеремдә.

Ә аның исенә төшерердәй хатирәләре бар...

Ул 11 бала арасында иң өлкәне була. Сугыштан соңгы елларда аның гаиләсенә бик авырга туры килә. Шулай да әти-әниләре Рәвиягә укырга кирәк дигән карарга килә. Тырыш кыз башта Кыйгазы сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, аннары укуын Арбаш мәктәбендә дәвам итә. Аңа төгәл фәннәр җиңел бирелә, шуңа да Рәвия колхозда кассир булып эшли. Аны Кырмыскалы районына бухгалтер курсларына укырга җибәрәләр. Анда ул бухгалтер-экономист һөнәрен үзләштерә.

Әйе, Рәвия Хәйрулла кызы үзен тирә-юньдәге һәммәсе кебек гади, киң күңелле кеше дип билгели. Бу ханымның көчле ихтыяры, сабыр, какшамас холкы олы ихтирамга лаек. 22 яшендә булачак тормыш юлдашы Фәүхетдин Хаҗимәрдан улын очрата. Егет ул вакытта армиядән кайтып, Уфа шәһәренең “Синтезспирт” заводына эшкә урнашкан була. Ике яшь йөрәк бер-берсенә гашыйк була, гаилә кора. Фәүхетдин колхозда эшли. Бер-бер артлы дүрт кызлары туа. Гаилә үсә, йорт салалар, кызлар әти-әниләрен уңышлары белән сөендерә. Әмма, үкенечкә каршы, гаилә башлыгы авырып, дөнья куя.

Пар канаты сынган ханым шушы авырлыкларны җиңеп чыгарга кайдан көч тапты икән?

— Нишлисең инде? Димәк, миңа шундый язмыш кичерергә язган. Нәкъ шушы авырлыкларны, сынауларны үтеп кенә кечкенә шатлыкка да чиксез куанырга өйрәнәсең. Дөресен генә әйткәндә, үзем турында уйламадым да, вакыт булмады. Һәрвакыт гаилә турында кайгырттым, балаларга булсын дип тырыштым. Күпләп мал асрадым: ике сыер, бозаулар, сарыклар, тавык-казлар. Печәнне өч чакрым йөреп эшләдек. Бар эштә дә кызларым ярдәм итте. Алар бервакытта да йөземә кызыллык китермәде, — дип язмышы турында бәян итте мәкаләм герое.

Хәзер Рәвия Хәйрулла кызы булганына шөкерана кылып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп гомер кичерә. Өлкәне Алиса “Күкчәчкә” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул тормыш иптәше Илгиз Рәфыйк улы белән өч бала үстерә: Гүзәл, Айгөл, Илназ. Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри колледжында математика укытучысы булып эшләгән кызы Гөлназ хәләле Илсур белән Азамат, Илшат, Гөлшатка гомер бүләк иткән. Динә — чит телләр укытучысы, ул дүрт бала тәрбияли: Айнур, Лилия, Рәмзил, Назгөл. Ә күптән түгел Рәвия Хәйрулла кызына карт дәү әни булу бәхете елмайган — туруны Радмир туган.

— Мин бәхетле. Тормыш көтүе бик җиңел түгел, әмма иң мөһиме, лаеклы тормыш юлы үтү һәм балаларың, оныкларың горурлансын өчен авырлыкларны җиңә белергә, үз көчеңә ышанырга, нинди генә хәлләрдә дә кеше булып калырга, үзеңнән соң якты эз калдырырга кирәк, — дип йомгак ясады юбиляр.
Читайте нас: