Күнгәк авылыннан Рәмзил Мөхәмәтхафизов чик буе гаскәрләрендә ел ярым хезмәт итүен шулай тасвирлый. Аның яшьлегендә армиядән качып калу оят эш була. Әтисе, үзе, улы Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгәннәре өчен чиксез горурлана.
Балачагында ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү хыялы белән янып яши. Әмма язмыш үз кануннарын куя. Аны Вяземск районы Кукелево авылы янында чик буе заставасына элемтәче итеп җибәрәләр. Ул хезмәт итү чорында рядовойдан сержантка кадәр күтәрелә.
— Шундый югары хәрби исемгә лаек булуга нәрсә ярдәм итте? — дигән сорау бирдек аңарга.
— Мөгаен, хәрби хезмәттәшләремнең ярдәмедер? — дип җавап бирде Рәмзил Фәрит улы. — Без тату бер гаилә кебек, бер-беребезнең ышанычлы иңен тоеп хезмәт иттек. Заставада аз булдык: 50 солдат урынына — 25. Аларның кайберәүләре белән әле булса аралашам.
Рәмзил Мөхәмәтхафизовка армиядәге физик чыныгуының “гражданка”да да кирәге чыга. Әгәр ул анда, Хабаровск краенда, техник частьта взвод командиры буларак фарватер буенча обход үткәрсә, хезмәттән кайткач көн саен 25 чакрым нефтьүткәргечкә тикшерү эшен башлый.
Тулы мәгълүматны гәзит битләрендә укыгыз.