Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
21 гыйнвар 2019, 16:38

Фидакарь хезмәте, үрнәкле тормышы

Ясимә Мортаза кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

Ясимә Мортаза кызы 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Аның тормыш юлы төрле вакыйгаларга, шатлык-куанычларга, очрашуларга, хушлашуларга бай була. Нинди генә сынаулар үтмәсен, аның күзләреннән зирәклек, изгелек нурлары чәчелә, тормышны яратуы чагыла.

... 68 ел элек Сабитовлар гаилә корып, Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә күченеп китә. Фабрика-завод училищесын тәмамлаганнан соң, гаилә башлыгы Камилне шахтага эшкә җибәрәләр. Әмма биш елдан гаилә бәхетсезлеккә тарый һәм авылга күченеп кайтырга мәҗбүр була. Ясимә Мортаза кызына хуҗалык эшләрен үзенә башкарырга туры килә.

— Әниебез, нигездә, вакытлыча эштә мәшгуль булды. Әтине дә карарга, хуҗалык эшләрен дә башкарырга, балалар да тәрбияләргә кирәк. Әмма ул безгә һәрвакыт игътибарын, назын, мәхәббәтен бирергә тырышты, — ди кызы Флүзә. — Бер елны акча эшләп, мине укытырга җибәрү өчен икебез җиде кибән печән хәзерләдек. Миңа мәктәп формасы, кышкылыкка фуфайка, куян тиресеннән бүрек тегеп бирде. Авылда берсендә дә андый киемнәр юк иде. Әтием белән пима да басты, кыскасы, алтын куллы әниебезнең башкармаган эше булмады.

Тынгысыз Ясимә Мортаза кызы медицина нигезләрен дә үзләштерә, мәсәлән, нинди чирдән нинди дару кабул итәргә, укол куярга. Бу юнәлештә аңа ярдәм сорап күршеләре дә мөрәҗәгать итә. Балалары билгеләвенчә, әти-әниләре китап укырга яраткан, хәтта үзара ярышканнар да: кем күпме укып өлгерә. Ул дөнья картасын да биш бармагы кебек яхшы белә, бер кыенлыксыз нәрсә, кайда урнашканын әйтеп бирә ала.

Сабитовлар биш бала тәрбияләп үстерә. Үкенечкә каршы, төпчек улларына өч яшь булганда Камил Сабит улының гомере өзелә. Ясимә Мортаза кызы төшенкелеккә бирелми, язмыш сынауларына каршы горур атлый, балаларына лаеклы белем, тәрбия бирә. Алар үзаллы гаилә корып, ихтирам, хөрмәт казанып гомер кичерә.

— Әниебез туганнар, авылдашлар арасында олы хөрмәткә, игътибарга лаек. Безне җил-яңгыр тидерми тәрбияләгәне, укытканы, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәт белдерәбез, — ди Флүзә Камил кызы.

Ясимә Мортаза кызының олы юбилее уңаеннан котларга балалары, оныклары, туруннары — барлыгы 35 кеше җыелган. Картлыгыңны кадерле, якын кешеләреңнең игътибарын, назын тоеп каршы алу — зур бәхет. Шулай ук юбилярны тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, Күнгәк авыл биләмәсе башлыгы Гөлшат Гыйльманшина да килгән.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: