Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
18 гыйнвар 2019, 11:50

Тырыш карткисәклеләр

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәрипов эш сәфәре белән районда булды һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәрипов эш сәфәре белән районда булды һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Шамил Госман улы нәниләргә Кыш бабай белән бүләкләр өләште. Сабыйлар да аларны буш кул белән каршы алмады: шигырьләр сөйләде, Шамил Шәрипов һәм хакимият башлыгы Фларит Усманов белән әйлән-бәйлән җырлады.

Бу көн Шамил Шәрипов өчен вакыйгаларга бай булды: балалар һәм тәрбиячеләр белән аралашканнан соң, илебезнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру өчен район хакимиятенең утырышлар залына юлланды. Аннары ул районда газ үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Анда районның газ инфраструктурасын үстерү һәм газ белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү кирәклеге мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдән соң янә куанычлы вакыйга — Карткисәк авылында “Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” проекты буенча яңартылган спорт залын ачу тантанасы булды. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә Шамил Шәрипов белән Фларит Усманов кисте.

— “Анык эшләр”, “Балалар спорты”, “Уңайлы шәһәр мохите” кебек проектлар һәм программалар тормышның барлык өлкәсен дә үз эченә ала һәм аны яхшыртырга омтылганнарга ярдәм итә, — диде Шамил Госман улы карткисәклеләр алдында чыгыш ясап һәм партия проектында актив катнашканнары өчен аларга рәхмәт белдерде.

“Бердәм Русия” партиясе төрле өлкәләрне үстерүгә ярдәм иткән проектлары һәм программалары белән дан тота: “Яңа мәктәп”, “Сәламәт киләчәк”, “Анык эшләр”, Уңайлы шәһәр мохите” һ.б. Аеруча игътибар үсеп килүче буынга һәм яшьләргә, авыл җиренә бүленә. Карткисәклеләр “Балалар спорты” проектында уңышлы катнашып, мәктәпнең спорт залына капиталь ремонт үткәрде: түбәсен, идән, тәрәзәләрен, электрүткәргечләрен алмаштырды.

(Азагы 2нче биттә).

(Башы 1нче биттә).

Мәктәп укучылары кунакларны күркәм гадәт буенча сый-хөрмәт белән каршы алды.

Ачык төсләргә буятылган стена, яңа тәрәзәләр, идәннәр, спорт җиһазлары бирегә җыелучыларның игътибарын әллә кайдан җәлеп итте.

Күңел салып башкарылган эш Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы Шамил Шәрипов күңеленә дә хуш килде.

— Авыл халкы бер фикердә булып эш итсә, бердәм, тату булса, әлбәттә, төбәк чәчкә ата, алга китә. Карткисәк авылы халкы бу юнәлештә үрнәк булып тора: берәү тәкъдим кертә, ә башкалар аны хуплый. Сәләтле балалар район горурлыгы булып исәпләнә, — диде чыгышында Шамил Госман улы. Чараның тантаналы өлеше авыл биләмәсе башлыгы Ринат Миңнемөхәмәтовка, мәктәп директоры Лилия Миңнемөхәмәтовага һәм ремонт эшләрендә зур ярдәм күрсәткән актив авылдашлар: Фәдис Әхмәтҗанов, Әлфәрис Нигамәтҗанов, Ринат Нурмиев, Ришат Гәрәев, Надия Әхмәтҗанова, Эльвира Адыева, Резеда Миңнегалиевага рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Алар авылда оештырылган чараларда актив катнаша һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер.

Чараны спортчылар парады, укчылар, акробатик чыгышлар, “Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” конкурс-спорт ярышы дәвам итте.

Белешмә өчен:

“Балалар спорты” проекты 2014 елда авыл җирендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында расланды. Спорт залын ремонтлауның гомум суммасы 738747 сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан — 618330,24, республика — 84318,08, ә урындагы бюджеттан 35100 сум бүленгән. Веранданы җылыту өчен район бюджетыннан 86796 сум бүленгән.

Әйткәндәй:

Терроризмга каршы программа буенча Карткисәк авылы мәктәбенә 255809 сум акча бүленгән, аңа мәктәп территориясен киртәләү өчен материал сатып алынган, эш инде башланган.

Моңардан тыш, бүген Шамил Шәриповның иганәче ярдәме белән мәктәп территориясендә кое казыту эше бара. Шушы эш өчен материаллар район бюджеты исәбенә алынган.

Карткисәклеләр — инициативалы, булдыклы, эшлекле халык. Бергә җыелып, бер карарга килеп, 2016 елда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашалар һәм мәктәпнең төп бинасының түбәсен, тәрәзәләрен алмаштыралар. 2017 елда авыл клубы түбәсен, бер елдан сәхнәсен,идәннәрен алмаштыралар, стеналарын җылыталар һәм буяталар. Узган елда “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты чикләрендә балалар мәйданчыгы урнаштыралар. Район Советы депутаты Хәмит Гайдуллинның иганәче ярдәме белән авыл клубына яңа пәрдәләр алып эленә һәм урындыклар кайтарыла.

— Бердәм булганда авыл тормышын матур һәм уңайлы итәргә мөмкин, — ди карткисәклеләр.
Читайте нас: