Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
15 гыйнвар 2019, 11:44

Эшен чын күңел биреп башкара

Хәкимә Гайнетдин кызы нәни генә кызчыгы Кадриянең табиб булып уйнавын: дәвалавын, укол куюын сәгатьләр буе күзәтә.

Хәкимә Гайнетдин кызы нәни генә кызчыгы Кадриянең табиб булып уйнавын: дәвалавын, укол куюын сәгатьләр буе күзәтә. Менә шулай кызыкай киләчәктә медицина хезмәткәре булу теләге белән янып үсә.

Кадрия Фатих кызы балачак хатирәләрен ниндидер сихри, тыйнак елмаю белән искә ала.

— Кышлау-Елга мәктәбендә укыганда күп вакытымны химия фәненә бүлә идем. Әти-әнием һәрвакыт бар яклап та ярдәм итте, — ди ул. — Бөре шәһәрендәге медицина колледжын уңышлы тәмамлап, туган ягыма кайттым: Иске Казанчы участок дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Биредә 16 ел хезмәт салдым. Балачактан сайлаган һөнәремне яратып, чын күңелдән башкарам.

Энергиясе ташып торган, эшлекле белгеч хезмәт эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк башкаручан, җаваплы, тырыш булуын исбатлый. Кадрия тәҗрибәле белгечләр биргән төпле киңәшләрне тиз арада үзләштерә.

Шәфкать туташы нинди булырга тиеш дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

— Һәр медицина хезмәткәре — табибтан алып санитаркага кадәр — шәфкатьле, миһербанлы булырга тиеш. Безнең һөнәрдә эчке халәтең нинди булуга карамастан, эшне төгәл башкарырга кирәк, пациентның савыгуы безнең кәефкә бәйле булырга тиеш түгел. Ә шифаханәдә башкачарак специфика.

Кадрия Фатих кызының төп бурычы — шифаханәдәге медицина персоналы эшен оештыру һәм күзәтүдә тоту, шулай ук югары сыйфатлы хезмәтләр тәэмин итү. Мәкаләм герое билгеләвенчә, ул башка өлкәдә, башка һөнәр иясе дә була алыр, тик ул аның күңел биреп башкарган эше булмас иде. Коллектив, шифаханә, ял итүчеләр — аның бернигә дә алыштырмаслык тулы канлы тормышы. Хезмәттәшләре билгеләвенчә, Кадрия Фатих кызы — югары квалификацияле белгеч, изге күңелле, итагатьле, инсафлы гүзәл зат. Әңгәмәдәшем буш вакытын гаиләсе — кадерле тормыш иптәше Илһам, яраткан балалары, сөекле оныклары белән үткәрә. Ул күбрәк вакытын кадерлеләренә бүләргә тырыша, шуңа хуҗалык эшләрен дә бергә башкаралар. Кадрия Фатих кызы барлык уңган хуҗабикәләргә хас булганча, бәйләм бәйли, берсеннән-берсе тәмле ашлар пешереп, якыннарын сыйлый.
Читайте нас: