Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
10 гыйнвар 2019, 18:21

Лаеклы гомер юлы үтү

Күчән авылында яшәүче Тәскирә Нурисламова 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән.

Күчән авылында яшәүче Тәскирә Нурисламова 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән.

Шушы буын кешеләренә тормыш юлында күпне күрергә, кичерергә туры килүенә карамастан, күпчелеге үзен бәхетле дип исәплидер, мөгаен. Әмма ни гаҗәп, мондый кешеләр беркайчан да, бернигә дә зарланмый, нинди генә авыр хәлләр булса да, күзләрендәге яшәү чаткысы сүрелми. Алар булганына шөкерана кылып, тормышка куанып гомер кичерә.

— Күчән авылына гаиләбез белән Нуриман районыннан күчеп килдек. Күпмедер вакыттан соң, әтиебез фронтка китте. Әниебез төзелеп тә бетмәгән йортта өч бала белән торып калды. Әниемнең кара кәгазь алып, үксеп елавы бүгенгедәй хәтеремдә. Әтиебезнең гомере Ленинградта блокада вакытында өзелә, — дип хәтер йомганын барлады Тәскирә Галимшан кызы. — Шулай да, сынаулар алдында сынмадык, үстек, олы тормыш юлына аяк бастык.

Барлык сугыш чоры балалары кебек өлкәннәр белән беррәттән басуда, фермада фидакарь хезмәт салалар. Ә кичләрен яшьләр клубта ял итәргә дә вакыт таба.

— Булачак тормыш иптәшем Рәшит белән шунда таныштык та инде. Ул вакытта акча эшләргә килгән чагы. Шул ук көнне мине озата килде. Икебезнең арада менә шулай мәхәббәт ялкыны кабынып китте дә инде, — ди Тәскирә Галимшан кызы.

Рәшит Лотфулла улы сылу кызга бер күрүдә гашыйк була. Ике яшь йөрәк бер-берсенә кирәк-терәк булырга вәгъдәләшеп, гаилә учагы кабыза. Мәхәббәт җимешләре — алты балага гомер бүләк итәләр. Икесе дә фермада берсе — савымчы, икенчесе терлекче булып эшли. Алар туган төбәкләренең иминлеге өчен фидакарь хезмәт салу, аның данын үстерү, балалары өчен җитеш, имин тормыш булдыру юнәлешендә зур көч сала.

Ул елларда фермада бар эш тә, мәсәлән, сыер саву, тирес түгү, азык ташу кулдан башкарыла. Бер савымчыга уртача 20ләп сыер саварга туры килә. Өстәвенә, алар бер аена кадәр бозаулар да карарга тиеш була. Мал санын, савымны, планны киметеп кенә кара.

Тәскирә Галимшан кызы һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Җитештерүне арттыруга керткән өлеше өчен колхоз идарәлеге күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкли. Мәкаләм герое шулкадәр изге күңелле, ачык йөзле, мөлаем кеше. Аның янында, ирексездән, күңел тынычлана, үзеңне якланган, сакланган итеп тоясың.
Читайте нас: