Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
9 гыйнвар 2019, 13:00

Изге ана йөрәге балаларына мәхәббәтен тигез өләшә

Иң матур, изге, ягымлы, сөйкемле — Гөлшат Нурмиева һәр көнне балаларыннан шундый җылы сүзләр ишетә.

Иң матур, изге, ягымлы, сөйкемле — Гөлшат Нурмиева һәр көнне балаларыннан шундый җылы сүзләр ишетә. Ул дөньяда иң бәхетле кеше — берсеннән-берсе тырыш, намуслы биш бала анасы.

— Хәзер яшь парларның беренче планда карьера, фигура... Ә сабыйларың тугач, йокысыз төннәрең, пеленкалар, распошонкалар юу башлана. Аннары балалар бакчасы, соңыннан мәктәп. Әмма сабыеңның беренче адымнар ясавын, елмаюларын, беренче тапкыр ”әннә”, “әттә” дип әйтүен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Мин үзем күпбалалы, бердәм гаиләдә үстем. Абый-апаларың, сеңел-энеләрең булу — олы бәхет. Үземнең дә балаларым күп булсын иде дигән теләк белән янып яшәдем. Ә проблемаларга килгәндә, тату гаиләдә алар бердәм булып, бер фикергә килеп хәл ителә. Кызларыбыз — уңган хуҗабикәләр, ә Эмиль әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе булып үсә, — ди күп бала анасы.

Кызлары Гөлназ биш яшеннән үк киләчәктә стоматолог булу хыялы белән янып яши. Аның теләге тормышка аша — бүген ул Екатеринбург шәһәрендә теш табибы булып эшли. 3 курста укучы Гөлнар биолог һөнәрен үзләштерә. 11 сыйныфта белем алучы Алсу биергә ярата, авылда, мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша. Быел 1 сыйныфка барган Элиза әти-әнисен уңышлары белән сөендерә дә инде. Ә Эмиль Нурмиевлар гаиләсенең йөзек кашы дисәк, һич арттыру булмас.

— Бала өчен бары ана йөрәге генә бар гомерен биреп өзгәләнә, телгәләнә, борчыла ала да бары ана йөрәге генә шатлана, сөенә, җиде кат күкләргә оча ала, — ди биш бала анасы. — Ана йөрәге — Аллаһының һәр адәм баласына бар кылган иң олы, иң садә, иң изге бүләгедер ул. Ана йөрәге гаиләдәге һәр балага мәхәббәтен тигез өләшә.

Гөлшат Нурмиеваның эше дә сабыйлар белән бәйле. Ул балалар бакчасында пешекче булып эшли. Нәниләр файдалы, тәмле ашларны, боткаларны, камыр ашларын зур теләк белән ашый. Тынгысыз ханым йорт мәшәкатьләре арасында, ә алар авыл җирендә җитәрлек, яраткан шөгыле — бәйләм бәйләргә дә вакыт таба. Уңган хуҗабикә якыннарын, дусларын торт, бәлеш, чәкчәк пешереп сыйлый, бәйрәм табыннары әзерләшә.

— Гөлшат, беренче чиратта, балаларыбыз өчен кадерле, ягымлы әни, минем өчен ышанычлы терәк, гаилә учагын саклаучы, — ди тормыш иптәше Радим Ким улы.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: