Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
9 гыйнвар 2019, 12:42

Бер-берсенә тиң, матур пар

Яңа елны каршылап, Кытай календаре буенча ул нинди билге астында үтәчәгенә игътибар итәбез.

Яңа елны каршылап, Кытай календаре буенча ул нинди билге астында үтәчәгенә игътибар итәбез. Шушы тылсымлы хайванкайлар бер-берсен алыштырып, вакыт тәгәрмәчен әйләндерә. 12 елга бер тапкыр үз елыбызны каршы алабыз һәм аңа зур өметләр баглыйбыз.

Кашка авылында яшәүче Гөлниса белән Раил Әгъләмовлар Җир Кабаны елын бишенче тапкыр каршылый. Алар юбилейларга бай Яңа елны ача — беренче айда ук икесенә дә 60 яшь тула. Бер карасаң, ничә еллар үткән, зирәк акыл, бай тәҗрибә тупланган, ә алда тагы да куанычлы мизгелләргә бай тормыш, оныклар, туруннар туу шатлыгын кичерү һәм башка шатлыклар көтә.

— Чиләбедә янәшә урнашкан ике институтта: мин — педагогия, Раил авыл хуҗалыгы институтында һөнәр үзләштердек. Студентлар арасында шундый йола гадәткә кергән иде: бер бәйрәмне — егетләр, икенчесен кызлар оештыра иде. Аның белән шулай 23 февральдә таныштык. Бик кызыклы, күңелле мизгелләр булды ул еллар, — ди Гөлниса Әбделгалим кызы. — Очраша башладык, Раил бик тыйнак, игътибарлы булды. Диплом алганнан соң туй үткәрдек.

Яшь пар укуларын тәмамлаганнан соң, шәһәрдә калырга карар итә. Әмма язмыш дигәнең үзгәрешләрен кертә. Аларга Раил Назим улының туган ягына кайтырга туры килә. Шәһәрдә үскән кызыкай авыл тормышының асылына төшенә, матурлыгына гашыйк була. Яшьләрнең гаилә тормышы тулы куәтенә кайный. Гөлниса Әбделгалим кызы — математика укытучысы, ә Раил Назим улы энергетик булып эшкә урнаша. Гаилә бәхетен тулыландырып, уллары Равил белән кызлары Гөлнара туа.

— Бервакыт декрет ялыннан соң, гомум җыелышта мине авыл Советына рәис итеп сайладылар. Үземне башка һөнәрдә сынап карарга булдым, — ди Гөлниса Әгъләмова. — Биш айдан соң мәктәп һәм укучылар тормышымның мәгънәсе икәнлегенә төшендем һәм кире килдем. Лаеклы ялга чыкканчы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә фидакарь хезмәт салдым.

Булдыклы Әгъләмовлар яшәгән йортны чын-чынлап хан сарае дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Алар өйләрен үз көчләрен салып, зәвык белән төзегән. Биредәге шартлар шәһәрнекеннән һич кенә дә калышмый. Раил Назим улының фантазиясенең, осталыгының чиге юк. Ул башкармаган эш бар микән, техниканы биш бармагы кебек белә. Ике трактор да җыйган, яраткан оныгына электровелик та эшләп биргән. Ә Гөлниса Әбделгалим кызы бакчада гөрләтеп яшелчә-җимеш үстерә. Йорт яны территорияләре һәрвакыт чәчкәгә күмелеп утыра. Уңган хуҗабикә гөмбә җыярга да ярата.

Әгъләмовларның тормыш юлы җылы, имин гаилә учагы булдырып, тирә-юньгә изгелек нурлары, орлыклары чәчеп, халык иминлеге өчен фидакарь хезмәт салуда үтә. Бу гаилә пары яшь буын өчен бар яклап та үрнәк.

Лилия Абдуллина.

Автор фотосы.
Читайте нас: