Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
20 декабрь 2018, 17:50

Мин тормышка гашыйкмын

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, сатучы һәм башкалар.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, сатучы һәм башкалар. Хезмәт кешене барлыкка китергән, шуның нәтиҗәсендә кеше камилләшә бара. Хезмәттә ул ачыла, белеме киңәя, ихтыяры һәм характеры чыныга. Чөнки хезмәт көч куюны, түземлелек, тырышлык, төгәллек, пөхтәлек, тапшырылган эшкә җаваплылыкны таләп итә. Һөнәр сайлау бик җаваплы эш, шуңа да алдан уйларга кирәк.

Зәйнәп Мөхәмәтгалиева үзенең гомерен сатучы һөнәре белән бәйләгән һәм әле дә тугры булып, хезмәт салуын дәвам итә. Күбияз авылында ишле гаиләдә туып-үскән кыз, мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, сатучылар курсында һөнәр үзләштерә һәм 1982 елдан сатучы булып хезмәт юлын башлый. Кайда гына эшләмәсен, ул эшен җаваплы һәм тырышып башкара. Әлеге көндә “Лакомка” кибетендә яраткан һөнәре буенча эшли. Сатып алучыларга мөлаем, һәркемне елмаеп, ачык йөз белән каршылый ул.

— Һөнәремне яраттым. Кечкенә чакта һәр кыз бала “сатучы” булып уйный торгандыр, мөгаен. Мин дә шулай уйнарга ярата идем һәм шушы һөнәрне сайлау теләге дә балачактан килгәндер, — дип уйлыйм ди Зәйнәп Рәфкать кызы. Әйе, бу өлкәдә эшләүчеләрдән һәрчак төгәллек, җаваплылык, тырышлык таләп ителә. Бар гомерен шушы һөнәргә багышлаган Зәйнәп Мәхәмәтгалиева һәр таләп ителгәнне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән.

Зәйнәп апа күптән түгел 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылаган. 36 ел шушы өлкәдә эшләгән ханым сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калганына бер дә үкенми, киресенчә, горурлана гына. Ул шулай ук гаиләсендә сөекле тормыш иптәше, яраткан әни, дәү әни. Тормыш иптәше Нәҗип Мөхтәсәр улы белән 34 ел бергә тату гомер итеп, ике улны олы тормыш юлына чыгарганнар. Икесе дә гаиләле. Хәзер Зәйнәп Рәфкать кызы белән Нәҗип Мөхтәсәр улы оныкларына куанып, сабыйларының уңышына сөенеп яши.

Һөнәрләр күп, кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз хезмәт җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиеш. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә, минемчә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше, дип саный алабыз. Ә инде һәркемнең тормышта үз юлын таба алуы, уңышларга ирешүе бик мөһим. Зәйнәп Рәфкать кызына бу сүзләр бик тә туры килә. Чөнки ул тормышта үз юлын табып, бар гомерен яраткан һөнәренә багышлап, балалар үстереп, намуслы хезмәт юлы үткән кешеләрнең берсе. Киләчәктә дә бары аңа тик уңышлар гына телисе килә.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: