Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
20 декабрь 2018, 11:29

Башкорт теле, әдәбияты, мәдәнияте атналыгы үтте

Кышлау-Елга мәктәбендә 10 декабрьдән15енә кадәр башкорт теле һәм әдәбияты атналыгы гөрләп үтте.

Кышлау-Елга мәктәбендә 10 декабрьдән15енә кадәр башкорт теле һәм әдәбияты атналыгы гөрләп үтте. Туган телебезне өйрәнүне пропагандалау максатыннан чыгып, төрле чаралар уздырылды. Традицион чаралар белән беррәттән, яңалары да укыучыларда зур кызыксыну уятты. 10 декабрьдә башкорт телендә тантаналы линейка үткәрелде. “Туган ягым” исемле сурәтләр конкурсы да укучылар өчен мавыктыргыч булды. Һәр сыйныфтан да укучылар теләп катнашты. Барыева Мәрьям, Хөсәенова Зилара, Аскадоков Данил,Вәлиева Әлфия төшергән сурәтләр барысының да күңеленә хуш килде. 12 декабрьдәге “Саумы, саумы , әкият!” берсен дә битараф калдырмады. 2,4 сыйныфлар курчак театры күрсәтте. Гатин Рифат һәм Азалия Шәмсиярова үз рольләрен бик матур башкарды. Хабипова Ильсинә, Шарифханова Нурсилә әкият сөйләп үттеләр.Телне пропагандалау һәм Туган Башкортстаныбызга сөю уяту, патриотлык тәрбияләү максатыннан да үткәрелгән бу чараларга һәр сыйныф җентекле әзерләнә.

14 декабрьдә “Урал Батыр” конкурсы гөрләп үтте. Һәр сыйныфтан укучылар зур теләк белән катнашты. Беренчелекне Шәрифханов Динар,Саттарова Алина, Шәрифханова Динара бүлеште. Конкурсны бәһалау өчен чакырылган укытучылар эшкә йомгак ясады. Башкорт теле һәм әдәбияты, мәдәнияте атналыгында уздырылган һәр чара да югары дәрәҗәдә һәм зур оешканлык белән алып барылды. Быел бу чараларны планлаштырып һәм оста итеп башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы һәм практикант Галиева Зөһрә Венер кызы уздырды.

Эльмира Шәйхуллина,

Кышлау-Елга мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: