Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
19 ноябрь 2018, 16:51

Бердәмлектә һәм тырыш хезмәттә

Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була.

Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була. Яңа Казанчы авылы да тирә-юньгә ямь өстәп, төбәк иминлеге өчен фидакарь хезмәт салып, тырыш, намуслы, сәләтле балалар үстереп, гөрләтеп дөнья көткән яшь гаиләләргә бай. Күпләр өчен үрнәк булган Юлия белән Ирек Сәлимовлар нәкъ шундыйлар исәбендә.

Кеше күңеленең киңлеге, матурлыгы аның хезмәткә һәм тирә-як мохиткә булган мөнәсәбәтендә билгеләнә. Сәлимовларның игътибарны әллә кайдан җәлеп иткән иркен, зур, нурлы йорты биредә яшәүчеләрнең тормышны яратуларын, матурлыкка омтылуларын чагылдыра. Әлбәттә, монда бар эшкә дә оста гаилә башлыгының өлеше зур. Өйнең һәр почмагында Ирек Габделхай улының төзүче буларак һөнәри осталыгы чагыла: ул “Танып” шифаханәсе төзелешендә тугыз елдан артык катнаша.

— Төзелеш нечкәлекләренә мине тормыш иптәшемнең әтисе Хәсим Хәким улы өйрәтте, аның белән бергә эшлибез, — ди Ирек Сәлимов.

Уңган хуҗабикә Юлия өй эчендәге дизайнга бик җаваплы караган: биредә бар нәрсә дә үз урынында, зәвык белән эшләнгән, чиста, пөхтә. Барлык гүзәл затларга хас булганча, Юлия чәчәкләр үстерергә ярата. Бакчадагы, тәрәз төпләрендәге гөлләр һәрвакыт шау чәчкәгә күмелеп утыра. Әйткәндәй, бу күркәм гадәт аңа әнисе Финадан күчкән. Юлия ышанычлы тормыш иптәше, сөекле әни буларак бар мәхәббәтен, йөрәк җылысын биреп, кадерлеләре өчен җан атып яши. Ә инде кухнядан Юлия әзерләгән аш-судан таралган хуш ис тук кешене дә сый-нигъмәттән сыгылып торган табынга җәлеп итә. Тынгысыз хуҗабикә тормыш иптәше Ирекне, уллары Илвир, Линар һәм Инсафны һәрвакыт берсеннән-берсе тәмле ашлар белән сыйлап кына тора. Алар да, үз чиратында, гаилә учагын саклаучы алиһәләре һәрвакыт елмаеп-көлеп, бәхетле, сау-сәламәт булсын өчен бар көчләрен сала. Ирек уллары белән бар эшне дә килешеп, бердәм башкара, шуңа да куйган максатларына ирешәләр. Илвир, Линар һәм Инсаф ике ел дәвамында йорт нигезе салудан башлап, түбәсен, эчке бизәкләү эшләренә кадәр әти-әниләреннән калышмый тырыш хезмәт сала. Алар хуҗалык эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче.

Тынгысыз гаилә умартачылык белән дә шөгыльләнә. Бу юнәлештә, нигездә, малайлар көч сала. Яшь кенә булуларына карамастан, шушы кәсепнең бар нечкәлекләрен белеп эш итәләр. Ә бу инде тик хуплауга гына лаек.

— Бай тәҗрибә туплаган әти-әниләр безгә бар яклап та ярдәм итә, һәрвакыт аларның төпле киңәшләрен күз уңында тотып эш итәбез, шуңа да бар башлангычыбыз да уңышлы, нәтиҗәле килеп чыга. Гаиләдә иң мөһиме – милли тәрбия. Бүгенге яшь гаиләләр заман белән бергә атларга, шул ук вакытта милли гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Үз телен, динен, тарихын белмәгән кеше — ярты кеше, тормышта үз урынын таба алмаган була бит ул. Без гаиләдә бары тик татар телендә генә сөйләшәбез, үзебезнең милли традицияләрне өйрәнеп, башка милләт кешеләренә хөрмәт белән карыйбыз, — дигән фикердә Сәлимовлар.

Билгеле булуынча, гаилә ныклыгы мәхәббәткә, бердәмлеккә, бер-береңне ихтирам итүгә, аңлашуга, хезмәт сөюгә нигезләнә. Бердәм булганда гына киләчәккә якты өметләр баглап яшәргә, куйган максатларыңа ирешергә мөмкин.
Читайте нас: