Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
19 ноябрь 2018, 16:59

Бер фикердә булып, килешеп

Килен белән каенана бер өйдә ун ел бердәм, тату булып гомер кичерә.

Килен белән каенана бер өйдә ун ел бердәм, тату булып гомер кичерә. Мөгаен, хәзерге заманда бу сирәк күренештер. Әмма Кышлау-Елга авылында яшәүче Гатиннар гаиләсе билгеләвенчә, бер фикердә булып, килешеп яшәгәндә тормыш тулы куәтенә кайный.

Тәнгыймә белән Билал Гатиннар гаиләсендә ун ел элек куанычлы вакыйга була — бердәнбер уллары Илдус өйләнүе турында хәбәр итә. Яшь гаиләнең торак мәсьәләсе башта ук хәл ителә. Билал Фәйзелкави улы йорт зур, яшьләр безнең белән яшәячәк, дигән карар чыгара. Гаилә башлыгына каршы килмиләр, хәзерге заманда яшьләргә йорт тергезүе дә бик җиңелләрдән түгел.

Күбияз авылы сылуы Фәридә эш эзләп “Танып” шифаханәсенә килә һәм биредә булачак тормыш иптәшен очрата. Ул каенанасы белән тиз арада уртак тел таба. Өлкән хуҗабикә билгеләвенчә, баштарак, әлбәттә, аңлашылмаучылыклар була, әмма алар тиз арада уңай якка хәл ителә.

— Ун ел сизелми үтеп тә китте. Шатлыгыбызга оныкларыбыз Илсур белән Илнур туды, — ди Тәнгыймә Мәганәви кызы. — Бүген тормышымны алардан башка күз алдына да китермим.

Илдус белән Фәридә әти-әниләре белән бергә яшәүгә зарланмый, киресенчә, вакыт күрсәтүенчә, бер гаилә булып гомер кичерүләренә алар куана гына. Әти-әниләре — алар өчен ышанычлы терәк, зур ярдәм. Бу бигрәк тә балалар тугач сизелә. Яшьләр икесе дә шифаханәдә эшли: Илдус — биналарны ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча белгеч, Фәридә — ашханәдә пешекче. Шуның өчен дә оныклар дәү әни белән дәү әти кочагында сыенып үсә. Яшь Гатиннар билгеләвенчә, әти-әниләренең тәрбиясе Илсур белән Илнурда уңай чагыла. Димәк, бу йортта үсеп килүче буын тәрбияләү проблемасы юк.

Әгәр яшьләрнең ун ел элек үз йортларын төзү өчен акчалары булмаса, бүген бу юнәлештә мәсьәлә уңай хәл ителә: төпчек улларына өч яшь тулгач ана капиталыннан файдалана алачаклар. Һичшиксез, төзенергә карар итәләр, әмма йорт нигезе өчен сайланган урын әти-әниләреннән ерак түгел.

— Әлбәттә, балалардан аерыласы килми, — ди өлкән Гатиннар. — Малайларыбыз үсеп килә, шулай булгач, торак мәйдан беркайчан да артык булмаячак. Аерым яшәсәк тә, якын булачакбыз бит. Без инде өлкәнәйдек, балалар ярдәме таләп ителә.

Ә әңгәмәбез ахырында зур гаиләдә ашарга кем пешерүе турында кызыксындык. Килен белән каенана бу юнәлештә бер фикергә килеп, килешеп эшләүләре турында белдерде. Өлкән хуҗабикә билгеләвенчә, килененә киңәшләрне ул гына бирми, Фәридә дә аны күпкә өйрәтә икән. Ни өчен дигәндә, ул ашханәдә эшли, күп идеяләрне Интернет челтәреннән дә ала.
Читайте нас: