Элек-электән көз җитеп кырпак кар яугач, авылларда каз өмәләре башланган. Моны бигрәк тә бала-чага, яшь киленнәр түземсезлек белән көткән. Балаларны каз коймагы белән сыйлану кызыктырса, киленнәр уңганлыкка бәйге тоткан. Бу күркәм гадәт гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Аскын авылында яшәүче Әлфизә һәм Филгәт Шәйбаковлар борынгы ата-бабаларыбыз кебек, уллары Инсар, киленнәре Нәфисә һәм өч оныклары белән бергә яши. Бу зур һәм тату гаилә мал-туар асрап, күпләп кош-корт, яшелчә-җимеш үстереп гомер итә. Һәр елны көзен балалары, туган-тумачалары, кодагыйлары белән башта каз өмәсе, аннары сугым ашлары үткәрергә күнеккән. Быел да каз өмәсе бәйрәме гөрләп үтте. Киленнәр һәм кодагый-кодачалар кемузардан каз йолкып, эшкәртте, балалар киләсе елда да каз күп булуын теләп, күл буена каурыйлар сипте. Ә кулларында ут уйнаткан уңган хуҗабикәләр — Әлфизә апа коймак койды, килене Нәфисә токмачлы каз шулпасы өлгертте. Бар күңел җылысын салып әзерләнгән мул табын янына җыелган туганнар каз мае белән майланган телеңне йотарлык тәмле коймактан, камыр ашлары һәм ит-шулпадан авыз итте. Бәйрәм уен-көлке, матур табын җырлары, ил-көннәрнең тыныч, тормышларның имин булуы турында изге теләкләр белән дәвам итте. Туганлык җепләрен, борынгы гореф-гадәтләрне кадерләп саклаучылар булганда, алар югалмас, буыннан-буынга күчә барыр, дигән ышаныч зур.