Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
13 ноябрь 2018, 16:34

Карар иттек, башкардык

Агымдагы елның җәендә урнаштырылган озак янучы пар казанының өстенлекләрен Мотабаш авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре җылыту чоры башлангач, лаеклы бәяли алды.

Агымдагы елның җәендә урнаштырылган озак янучы пар казанының өстенлекләрен Мотабаш авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре җылыту чоры башлангач, лаеклы бәяли алды. Алар бинада хәзер җылы булгач, эшләве дә күңеллерәк, дип билгели.

— 1995 елдан бирле файдаланылган пар казаны февральдә туктады, ул чын-чыннан черегән иде. Хәлдән килгәнчә ямаштырып, ике атнадан курка-курка, шулай да тәвәккәлләп янә кабыздык, — дип сөйли Мотабаш авыл биләмәсе Азат Фәйзуллин. — Шуңа күрә быел да шундый хәлгә калмас өчен пар казанын алыштырырга карар иттек. Әйтергә кирәк, иске казанның файдалы эш коэффициенты (КПД) нибары 30% булса, яңасыныкы 90%.

Әйткәндәй, нәтиҗәдә пар казаны гына түгел, ә аның урыны да алыштырылган. Элеккесе шартлаганнан соң, шуның урынына ашык-пошык кына төзеп куелган котельныйдан шулай ук административ бина территориясендә урнашкан гаражга “күченде”. Шулай итеп, Азат Галимҗан улы әйтүенчә, ике куян койрыгын тотканнар: җылылык бирү дә җайланган, янгын сүндерү машинасы куелган, гараж да җылытылган. Узган елда ул электр энергиясе белән җылытылса, бүген электрга чыгымнар сизелерлек кимегән.

Пар казанын алыштыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, хакимият башлыгы шулай ук 50 метр озынлыгында яңа җылылык трассасы салынганын, электр чыбыклары алыштырылып, җылылык системасы монтажлануын билгеләп үтте. Бу эшләр Югары Тәтешле авылыннан “Титан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башкарылган. 150 мең сум күләмендә акча район һәм биләмә бюджетыннан бүленгән. Эшләрнең төп өлеше җәй үк тәмамланган, һәм пар казаны җылыту чорына сафка кертелгән. Шушы көннәрдә бина профнастил белән тышлап бетерелгән, әлеге вакытта эчен төзекләндерү бара.

Әмма авыл биләмәсе хакимияте бинасын ремонтлау агымдагы елда башкарылган бердәнбер эш түгел. Шулай ук Урындагы башлангычларны хуплау программасы чикләрендә Мота-Елга авылында урам юллары ремонтланган. Әле бу юнәлештә сүтелгән элекке клуб урынында обелиск урнаштыру эше бара, моны “Җылылык челтәрләре” предприятиесе башкара. Моңардан тыш, халыктан җыелган һәм авыл биләмәсе бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә Чад, Яңавыл, Иске Мотабаш авылларында юллар ремонтланган. Ел саен Яңа Мотабаш, Чад, Яңавыл авылларында зират киртәләре өлешләп-өлешләп ремонтлана. Биләмәгә кергән барлык алты авылда да “Анык эшләр” программасы буенча квартал саен урамнарга фонарьлар урнаштыру һәм янган лампаларны алыштыру эше алып барыла. Агымдагы елда алар Иске Мотабаш авылында җитәрлек күләмгә җиткерелгән. Бу эш биләмә территориясендә яшәүче кешеләрнең заявкалары буенча алып барыла.

Район хакимияте башлыгының тормыш тәэминаты һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров район буенча эш сәфәре барышында Мотабаш авыл Советының ремонтланган пар казаннары бинасын да карап чыкты. Башкарылган эшләргә уңай бәя бирде, биләмә башлыгының халык арасындагы абруен билгеләп үтте.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: