Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
6 ноябрь 2018, 13:33

Үткәннәре — тормыш дәресе

Сугыштан соңгы елларның авырлыгын үз иңендә күтәргән, туган төбәгендә ал-ял белми хезмәт салган өлкән буын вәкилләре зур хөрмәткә лаек.

Сугыштан соңгы елларның авырлыгын үз иңендә күтәргән, туган төбәгендә ал-ял белми хезмәт салган өлкән буын вәкилләре зур хөрмәткә лаек. Аларның сабырлыгы алдында баш иябез һәм горурланабыз. Гомерләрен, бар көчләрен эшкә биреп, әле бүген дә безгә акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче әби-бабайларыбыз яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Шундыйларның берсе — Упканкүл авылында яшәүче Әвкат Зыя улын һәркем ихтирам итә. Бар булмышы белән туган авылына береккән, 14 яшеннән авыр хезмәттә чыныккан Әвкат Закиров белән очрашканнан соң, аның шулкадәрле дә изге күңелле, акыллы, тырыш, инсафлы булуына сокланмый мөмкин түгел. Елмаеп аралашуы, һәрчак тыныч һәм матур итеп, салмак кына сөйләшүе бары тик ихтирам гына уята.

Ул 1940 елда Карткисәк авылында дөньяга килә. Сигез яшь булганда, гаиләләре белән Упканкүлгә күченәләр. Чөнки әтиләре Сталинград сугышында вафат булгач, әниләре туганнары янында җиңелрәк булыр, дигән уй белән авылына кайта. Әвкат Зыя улы биредә җиде класс белем алганнан соң, XXII партсъезд исемендәге колхозда сабанчы булып хезмәт юлын башлый, арытаба тракторчы булып китә. Тырыш егет Аскында училищеда тракторчылар курсын тәмамлый һәм корыч атыннан гомере буе аерылмый.

— 1957 — 1959 елларда «НАТИ» торакторында эшләдем. Бу тракторны яшьләр белми дә инде хәзер. Ә аннан соң, күптөрле тракторларда йөрергә туры килде, комбайнда да эшләдем . Таңнан торып чыгып китәбез, кара төнгә кадәр басудабыз. Тырышып эшләдек, ал-ял белмәдек, илебез, туган җиребез өчен хезмәт салдык. Һәр дәвернең үз кыенлыгы, үз авырлыгы. Әйе, җиңел булмады, ә инде авырлыкларга баш биреп утырырга вакыт та юк иде, — дип гомер йомгагын сүтте Әвкат Зыя улы.

Аның хезмәте дәүләтебез тарафыннан «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм «Халыклар Дуслыгы» орденнары, шулай ук күптөрле медальләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

Әвкат Закиров бәләкәй чагында кызамык чире белән авырый һәм бу чирнең нәтиҗәсе — бер күзе күрми башлый, әмма ул бу хакта беркемгә дә әйтми, белгертми, ягъни бу турыда һич тә уйламый. — Техникада йөргәндә кыенлыклар тудырмадымы соң? — дигән сорауга: «Күз турында уйлап торырга вакыт булмады, берсе күрә иде бит», — дип елмаеп җаваплады ул. Бөтен булмышы белән колхоз эшенә кереп киткән кешедә чир турында уйларга вакыт та булмый һәм ул бар күңелен хезмәткә бирә. Бу үзе үк батырлык түгел мени?!

Тормыш иптәше Мөслимә апа белән алты балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган алар. Тик хәләл җефете генә ике ел элек аларны калдырып, бакыйлыкка күчкән.

Балалары үзләре кебек инсафлы, тырыш. Авылдагы уллары һәрчак ярдәм итеп, булышып торалар, Чиләбедә яшәүче кызлары да һәрвакыт кайтып, хәл белешә. — Хәзер тормыш матур, эшлим дигән кешегә юллар ачык, бары тырыш булырга гына кирәк. Хезмәт сөйсәң генә уңышка ирешергә мөмкин. Яшьләр укысын, эшләсен, кыенлыклар алдында югалып калмасын иде. Һөнәрне сайлап алгансың икән, аны яратып, җаваплы һәм намуслы итеп башкарырга кирәк! — дигән теләкләрен җиткерде ике орден һәм күптөрле медальләргә лаек хезмәт ветераны Әвкат Закиров.

Әйе, менә шундый кешеләр булганда рухи кыйммәтләребез сакланыр, үсеп килүче буынга ышанычлы киңәшләре һәрчак ярдәм итәр. Шунысы куанычлы, аларның күпләре әле бүген дә сафта, яшь буынны ватанпәрвәрлек, югары әхлак идеаллары рухында тәрбияләргә булыша. Аларга карап, яшьләребездә хезмәт сөючәнлек, рух ныклыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Әвкат Зыя улына киләчәктә дә күңел күтәренкелеге, сәламәтлек телибез.

Сөмбел Әсләмова.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: