Ышаныч
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
26 октябрь 2018, 16:21

Ачык йөзле, киң күңелле

Тормышта ачык күңелле, йөзләреннән ихласлык бөркелгән кешеләр була.

Тормышта ачык күңелле, йөзләреннән ихласлык бөркелгән кешеләр була. Аларның ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, тынычланып, тирә-як яктырып киткәндәй тоела. Шундый кешеләрнең берсе — Аскын авылында яшәүче Фәлүзә Хәсәнова.

Балачагы аның Дәүләт авылында үтә. Әтисе кызын бик укытасы килсә дә, җиденче сыйныфтан соң, аны район мәктәбенә алмыйлар. Һәм ундурт яшьлек кыз фермага эшкә бара — крестьян тормышының барлык авырлыкларын үз иңендә татырга туры килә. Унсигез яшендә Күчән авылының бер дигән егетенә кияүгә чыга. Кайда гына яшәмәсен, балачак мавыгуын (кием тегү) ташламый.

— Тегү эшенә бәләкәй чагымда ук әниемнән өйрәндем. Исемдә әле, мин бәләкәй чакта әти-әнием “Зингер” тегү машинасын — ул чактагы сирәк әйбер сатып алганнар иде, — дип хәтер йомгагын сүтә ул. — Тегүгә үзаллы өйрәнгән әнием безнең барыбызга да кием тегеп кидерә иде. Кайдан тукыма алгандыр белмим.

Тормышта берне планлаштырасың, ә язмыш нинди юнәлештә юл сызасын белмисең. Әнисеннән күчкән осталык Фәлүзә Хәсәновага көнкүреш йортының тегү цехына башта өйрәнчек, аннары тегүче булып эшкә урнашырга ярдәм итә. Ул чакта бригадада җиде кеше эшли. Фәлүзә Хәсәнова белән бергә тегү цехында Зоя Кушперова, бөтен эшкә оста Бану эшли. Ә Хафизә бүлек мөдире була, бөтен әзер әйберләр аңарда саклана, ул заказлар кабул итә һәм товарны җибәрә. Әгәр күлмәк үз сатып алучысын тапмаса, тегүчеләргә эшләре өчен акча түләнми.

— Без, кызлар, ул чакта беренче купшыкайлар булып исәпләндек, чөнки башкаларда булмаган кием тегеп кидек, — дип елмая ул. — Төрле күлмәкләр тектек: сату өчен дә, чыгыш ясау өчен костюмнарга да заказларны безгә бирәләр иде. Цехта зур тегү машиналары тора, ә вак детальләр: элмәк, бала итәк, бөрмәләрне нечкә энә белән кулдан эшлибез. Һәркем үз энәсен күз карасыдай кадерләп саклый.

Фәлүзә Хәсәнованы якыннары, туганнары өзелеп ярата, күршеләре һәм танышлары ихлас хөрмәт итә. Ул һәрчак ачык йөзле, очраганда туктап хәл-әхвәл сораша. Олы яшьтә булуга карамастан, Фәлүзә Фәйзелгаян кызының кунакчыл өе һәрчак чиста, пөхтә, чын-чыннан нур чәчә. Һәр җирдә аның оста кулы тигәне сизелә. Буш вакытларында кулына бәйләм ала, якыннарына оекбаш-бияләйләр, бизәкле тапочкилар бәйләп кидерә. Өйдә борынгы әйберләр дә саклана. Бу узган гасырның 60нчы елларында эшләнгән өстәл, тагын бер истәлекле әйбер — радиоприемник. Хуҗабикә әйтүенчә, бу әйберләр — дәверләр бәйләнеше, аларга карап узганнарны, тормыш иптәше Әгаләмне искә төшерә.

— Кеше гомере бигрәк тиз үтә, 80 ел да бер мизгелдәй үтте дә китте, — ди Фәлүзә Фәйзелгаян кызы. — Әмма үткәннәргә бер дә үкенмим. Лаеклы тормыш юлы үттем. Ирем белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Үкенечкә каршы, үзе генә янәшәмдә юк, иртә вафат булды. Ләкин һәр көнем балаларым, туганнарым арасында үтә. Әйткәндәй, бервакыт әти-әниемнән башлангыч алган барлык туганнарны исәпләгән идем, 98 кеше чыкты, күз алдына гына китерегез.

Картлыгыңны сине яраткан һәм хөрмәт иткән туганнар, балалар, оныклар һәм туруннар арасында каршылау бәхет түгел мени?!

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: