Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
19 октябрь 2018, 11:21

Тирә-юньгә матурлык тудыручылар

Агымдагы елда Балалар иҗаты үзәгендә робототехника бүлеге ачылды.

Агымдагы елда Балалар иҗаты үзәгендә робототехника бүлеге ачылды. Анда балалар белән Илнара һәм Линар Әсләмовлар шөгыльләнә. Бу гаилә пары белән мәктәп ярминкәсендә танышкан идек инде. Алар анда фанерадан җитештергән әйберләрен тәкъдим итте.

Хәзерге заманда кибетләрдә, зур супермаркетларда җаның ни тели, шуны сатып алырга мөмкин. Мәсәлән, савыт-саба булсынмы ул, кием-салыммы яисә мебельме. Әмма Хенд-Мейд индустриягә — кулдан эшләнгән товарларга кызыксыну, ихтыяҗ елдан-ел арта. Теге яки бу эшчәнлек өлкәсендә шөгыльләнгән кешеләр саны үсә.

Илнара белән Линар фанерадан эшләнгән әйберләр белән БДУ Бөре филиалының физика-математика факультетында укып йөргән чакларында ук кызыксына башлыйлар. Факультет деканы Эдуард Шакирҗанов модельләр төзүгә һәм робототехникага кызыксыну уята. Аннары алар вакытларын лабораториядә үткәрә: сызымнар, конструкцияләр төзиләр, кисәләр...

Укуларын тәмамлагач, Аскын авылына кайталар. Яшь программистларда иҗат итү, матур әйберләр булдыру теләге туа. Алар яңа көч туплап, заман сәнгате дөньясына юллана. Бүген аларның гаилә остаханәсендә төрле эшләнмәләр урын алган: фоторамнар, органайзерлар, салфетницалар, шкатулкалар һ.б. Аларның иҗади проекты “Yellow Bee” (инглиз теленнән тәрҗемә — “сары бал корты”) дип атала. Бал кортлары кебек тырыш Әсләмовлар үз куллары белән фанерадан үзенчәлекле әйберләр эшли.

— Фанера — кулдан берәр нәрсә эшләү өчен менә дигән материал. Сүз идән яисә стена ремонтлау түгел, ә хуҗалык кирәк-яраклары, аксессуарлар, төрле эшләнмәләр турында бара. Ул экологик яктан хәвефсез, чыдам, — дип сөйли Линар. — Фанера — агачтан эшләнгән катламлы плитә. Ул берничә шпонны ябыштыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. Уңайлы материал иҗат итәргә, эксперимент үткәрергә илһамландырып кына тора. Нык булуына карамастан, фанера кисүдә һәм төзүдә җиңел, гади. Материалга төрле форма бирергә була: ул бөгелә һәм сынмый. Бердәм эшчәнлектә нинди генә матур, үзенчәлекле иҗат җимешләре тумый. Гаилә пары билгеләвенчә, һәрберсенең үз эше. Илнара күпчелек программалаштыру белән шөгыльләнә. Компьютерда үлчәмнәре белән эскизлар булдыра. Эшнең бу өлеше күп вакыт ала.

— Компьютерда рәсемне саклаганнан соң, ир кеше эше башлана, — дип елмая Линар. — Махсус лазер станогы бар. Аннары рәсем төшерелә һәм киселә. Лазер нуры нәзек, хәтта катлаулы шрифтлар да сыйфатлы һәм төгәл килеп чыга. Бу эш катлаулы түгел. Бер әйберне эшләү өчен уртача ике-өч сәгать вакыт үтә. Әмма берничә детальдән торган катлаулысын башкару өчен (мәсәлән, КамАЗ) ике-өч көн таләп ителә.

— Әгәр кеше үз кулы белән нәрсәдер эшләп, уңай нәтиҗәсен күреп, канәгатьлек алса, аңарда кулдан башкарылган кызыклы әйбер күрү белән янә ниндидер иҗат җимеше эшләү теләге туа. Ә бу әйбер тормышта кулланыламы, юкмы — анысы мөһим түгел. Юка фанерадан интерьер өчен кызыклы әйберләр эшләргә мөмкин. Мәсәлән, салфеткалар өчен бизәкле подставкалар, — дип сүзен дәвам итә Илнара. — Фанера агачтан җитештерелгән, шуңа да аңардан эшләнгән әйберләр матур килеп чыга.

Әсләмовлар җитештергән товарлар копилкасында үзенчәлекле бәйрәм топерлары бар. Болар — яшь парларның инициаллары, мәхәббәт сүзләре, котлаулар, исемнәр язылган төрле дизайндагы топерлар. Алар агачтан, пластиктан эшләнгән озын шпажкаларга беркетелә. Күп катламлы картиналар — менә дигән декор элементы. Мондый предметлар интерьер дизайнына ниндидер җанлылык, ямь өсти. Андый стильдә башкарылган портретлар бүләк итү өчен отышлы. Мәктәп кирәк-яраклары да санап бетергесез.

Кулдан эшләнгән әйберләр аеруча бер матурлыгы белән аерылып тора. Алар интерьерга ниндидер сихри җылылык, үзенчәлек өсти.
Читайте нас: