Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
16 октябрь 2018, 12:17

Малларны уңышлы кышлату

Урып-җыю кампаниясе артта калды.

Урып-җыю кампаниясе артта калды. Бүген районның авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җаваплы чор — малларны кышлатуга әзерләнә, чөнки аны малларның продуктлылыгын төшерми, баш санын киметми, алынган үрчемне югалтмый үткәрергә кирәк.

“Нуртдинов Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы 2011 елдан тотрыклы үсешә. Шушы дәвер эчендә маллар саны арткан. Бүген хуҗалыкта сыерлар, баш симертүгә куелган маллар, сарыклар, атлар бар. Фермер грант акчаларының бер өлешенә карачуар таналар һәм герефорд токымлы бозаулар сатып алган, алар чыдамлыгы, азыкка талымсызлыгы, тиз үсүе һәм сыйфатлы ит бирүе белән аерыла.

Нуртдиновлар маллардан тыш йорт кошлары: тавык, бройлер, күркәләр үрчетә, алар, нигездә, иткә китә.

— Кышкы чорда эшләүгә бик җаваплы карадык һәм малларны уңышлы кышлатуга исәп тотабыз. Бүген хуҗалык алынган табышның зур өлешен малларны бәйдә асрау бинасын төзүгә юнәлтә, — дип сөйли җитәкче.

Малларны уңышлы кышлату өчен төп шартларның берсе — яхшы азык базасы булу. Кышкы чорга шартлы бер баш малга 28 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Фермер әйтүенчә, агымдагы елда 300 тонна печән хәзерләнгән, ә үз фуражыңны үстерүнең чыгымы күп, шуңа күрә ул сатып алына.

Җиргә кар ятканчы маллар болында көтүләп йөриячәк, ә атлар һәм симертүгә куелган үгезләр киртәләнгән көтүлектә асрала. Тик соңыннан гына алар бинага ябылачак, малларны бәйгә кую белән хуҗалыкта мәшәкатьләр дә арта, әлбәттә. Әмма фермерга борчыласы юк, аның уңган һәм җаваплы ярдәмчеләре бар.

Нуртдиновлар җитештергән продукцияләрен район үзәгендә сата — сәүдә ноктасын арендага алганнар. Аскынлылар аларның сөт ризыкларын, сыер һәм кош итен күптән яратып өлгергән. Продукцияне ташу белән Фәрит Гаделислам улы шөгыльләнсә, бухгалтер исәпләрен тормыш иптәше Сания Камил кызы алып бара.

— Соңгы вакытта сарык итен сораучылар саны арта. Әгәр сөт җәй көне авыр сатылса, октябрьдә иртә белән алып бетерәләр. Сөтне кыш көнендә дә өзмәскә ниятлибез, — дип фикерләрен җиткерде хуҗабикә.

Кыш җитүгә вакыт күп калмады. Аны уңышлы үткәрүгә нигез салынган — маллар көр, азык җитәрлек.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: