100 еллык юбилеен билгеләгән Иске Казанчы урта мәктәбе турында илебез өчен “кадрлар тимерлеге” дип әйтеп була. Исәпсез-хисапсыз төрле тармак белгечләре арасында педагогик хезмәт ияләре лаеклы урын алып тора. Алар арасында билгеле мәктәп директорлары булуы биредә укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә куелганлыгын дәлилләүче мисал.
Кечкенә Яңа Мотабаш авылында туып-үскән, Иске Казанчы урта мәктәбен тәмамлаган хезмәттәшләрем турында берничә сүз.
Мәгъдәнур Садрихан улы Садриханов 1929 елда туган. Вакыйгаларга бай хезмәт юлын 10 сыйныфны тәмамлагач, 1947 елда туган авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып башлый. Ике елдан соң Күбияз җидееллык мәктәбенә күчерелә. 1951-54 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, КПССның Аскын район комитеты аппаратына Үрмияз МТСы зонасы буенча инструктор итеп билгеләнә. 1962 елга кадәр “Свобода Ильича” (Михайловка авылы), “Ударник” (Кышлау-Елга) колхозларында партия комитеты секретаре, район комитетында пропагандист булып эшли.
1962-65 елларда Күнгәк сигезьеллык мәктәбендә директор вазифасын башкара. 1965-70 елларда яңадан партия эшенә — Үрмияз совхозына партком секретаре итеп җибәрелә. 1970-79 елларда Күбияз сигезьеллык мәктәбен җитәкли.
Күрүегезчә, Мәгъдәнур Садрихан улы партия кушкан вазифаларда кайларда гына эшләми. Һәр урында үз эшенә намус белән карый, принципиаль, кешелекле булып кала. Тормыш иптәше Сания Шәрифҗан кызы белән өч бала тәрбияләп үстереп, белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Олы кызлары Флорида озак еллар мәгариф бүлегендә, үзәк район дәваханәсендә баш бухгалтер булып эшләде. Уллары Данфир “Сельхозтехника”да инженер, мәгариф бүлегендә хуҗалык мөдире булып хөрмәткә лаек булды. Кече кызлары Винария медик һөнәрен сайлап, район үзәк дәваханәсендә, илебезнең төрле почмакларында (тормыш иптәше хәрби кеше) эшләп, Стәрлетамакта төпләнеп яшиләр. Әле дә шәфкать туташы булып эшли. Фрис Гафур улы Фәтхиев эшчәнлеген Совет Армиясе сафларыннан хезмәт итеп кайткач, 1964 елда Гордино сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1966-1973 елларда комсомол-партия эшендә: ВЛКСМның Аскын район комитетында оештыру бүлеге мөдире, 2нче, 1нче секретаре, КПСС район комитетының оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. Ләкин тормыш киләчәге өметле кадрны төрле сәбәпләр нигезендә туган якларыннан аерып, Нефтекама шәһәренә юллый. Оештыру сәләтенә ия булган Фрис Гафур улы Карман нефть эшкәртү заводында, автосамосваллар заводында, Нефтекама автотранспорт предприятиесендә төрле җаваплы вазифаларда эшли. 1986-91 елларда укыту курслары комбинаты директоры, ә 1991-96 елларда 139нчы урта техник училище директоры була. Кайда гына эшләсә дә, үз эшен намус белән башкара, зур ихтирам белән файдалана, якташларына кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Фрис Гафур улының энесе Рәлиф Гафур улының биографиясе дә директор эше белән бәйле. 23 яшендә тарих укытучысы булып эшләгән Рәлифне Нефтекамадагы 13нче мәктәпнең директоры итеп билгелиләр. Мәктәп приказда бар, ә бинасы булмый. 10-11 сыйныфлар (6 сыйныф) яңа гына ачылган педагогия колледжында укый, ә калган сыйныфлар шәһәрнең икенче ягында була. Өзеклекләр булуга карамастан, мәктәп ике елдан сафка керә. Бу эштә, әлбәттә, Рәлиф Гафур улының хезмәте зур. 1996 елдан аңа 16нчы мәктәпне йөкләтәләр. Биредә дә эшне өр-яңадан башларга туры килә, 77нче һөнәри техник училищесын мәктәп итеп үзгәртәләр. Биредә ул биш ел эшли, яхшы, бердәм хезмәт коллективы туплана, зур гына уңышларга ирешелә. 2001-2014 елларда Рәлиф автозаводта профсоюз эшендә җитәкче вазифасы башкарып зур ихтирам белән файдалана. Хезмәте медальләр, күпсанлы Мактау грамоталары белән билгеләнә.
Рәлиф Гафур улы туган авылын да онытмый. Фәтхетдин нәселе җыенын зур итеп үткәрде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган обелиск эшен, зиратны киртәләүне оештыручыларның берсе булды.
Шуны да әйтеп үтәсе килә: Фрис һәм Рәлиф Фәтхиевларның әтисе Гафур абый күрше Төпрәле авылында сугышка кадәр башлангыч мәктәне оештыручы һәм укытучы була.
Галин Фларит сугыш ветераны Гани һәм Герой-ана Зоханың дүртенче балалары була. Хезмәт юлын 1976 елда Иске Мотабаш сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1971 елда Кышлау-Елга урта мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләнә. Ә киләсе елдан сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы, аннары укыту бүлеге мөдире, 1983 елдан мәктәп директоры итеп үрләтелә. Бирелгән характеристикаларда Фларит Гани улының эшкә зур җаваплылык белән каравы, хезмәт тәрбиясенә, белем сыйфатына, тәрбияви эш торышына зур игътибар бирүе күрсәтелә. Мәктәпнең матди базасын ныгытуга зур өлеш кертә, ашханә, укытучылар өчен фатир төзелә. Шулай ук аның зур җәмәгать эше алып баруы билгеләнә.
Спортны ярата, хәрби хезмәттә дә, мәктәптә эшләгәндә дә чаңгы, шахмат ярышларында призлы урыннар яулый. Фларитның хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары, ВЛКСМ Үзәк комитетының билгеләре, Русия Фдерациясенең халык мәгарифе алдынгысы билгесе белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була.
Галия Әхрәзи кызы белән матур тормыш корып, 30 ел тату гомер кичерәләр. Ике ул һәм бер кызга тормыш бүләк итеп зур тормыш юлына чыгаралар. Аларның эшен бүген кызлары Регина дәвам итә.
Ә Фларитның гомере фаҗигале рәвештә иртә өзелде.
Рәис Хөсәен улы Гатин Иске Казанчы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, тормыш юлын укытучы һөнәренә багышлый. Моңа әнисенең абыйсы, авылның танылган укытучысы Галимхан Тимергалиевның үрнәге этәргеч булгандыр, мөгаен. Районның күп кенә мәктәпләрендә укыта, белемле математика укытучысы буларак танылу таба. 1965-67 елларда Күнгәк мәктәбендә директор булып эшли. Иске Казанчы, Күбияз мәктәпләрендә хезмәт сала. Тормыш иптәше Саимә Гобәй кызы белән үрнәкле тормыш корып, ике ул үстерәләр. Рәис абый күпкырлы шәхес: оста баянчы (көйләр яза иде), шахматчы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы һәм балыкчы иде. 1960-70нче елларда Республикада үткәрелгән “Тальян гармун” бәйрәмнәрендә даими рәвештә катнашты, дипломнар белән бүләкләнде.
Шушы юллар авторы да 39 ел гомерен педагогик хезмәткә багышлады, шуның 16 елын завуч, 14 елын директор булып эшләде.
Бу шәхесләр тормышның төбеннән күтәрелгән замана кешеләре булды. Үз эшләрен намус белән, вазифаларын замана таләпләренә туры китереп башкарырга тырышканнар. Аларның эшенә тормыш бәя бирә.