Әлеге мәлдә ел фасылының иң чагу мизгеле — көз хакимлек итә. Ул тулысынча үз хокукына керде. Урак өсте дә тәмамлану ахырында. Комбайнчылар басуларда соңгы эшләрен төгәлли.
Фидәрис Ногымановның туган хуҗалыгындагы хезмәт стажы 43 елдан артык тәшкил итә. Армиядән соң “Дружба” совхозында эшли башлый. Вакыт үтә, оешмалар исемнәре үзгәрә, ә ул яраткан эше белән шөгыльләнүне дәвам итә.
— Комбайным урып-җыю чорында 12нче тапкыр катнаша. Бервакытта да сынатканы булмады. Ә әзрәк ватылып китсә, шундук ремонтлыйм, — дип тәҗрибәсе белән уртаклашты комбайнчы.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең иртә яздан кара көзгә кадәр эшләре киеренке бара. Механизаторларга төрле һава шартларында эшләргә туры килә. Эссе көннәрдә кабина эче кыза, бөркү, тынчу була, ә тукталып калырга ярамый, чөнки һәр сәгать исәптә.
— Быел һава шартлары куандыра: җылы, яңгырлар яумый, зур канәгатьлек белән эшлибез.
Фидәрис Ногыманов — тырыш, намуслы эшче, коллективта зур ихтирамга лаек. Аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ул — сөекле тормыш иптәше, кадерле әти. Хәләле Җәүһәрия Рәвис кызы белән күркәм тәрбия орлыклары салып өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тынгысыз Ногымановларның хуҗалыкларында 12 баш мөгезле эре терлек, кош-корт асрала. Кыскасы, аларның кулларында “ут уйный” дисәң, һич арттыру булмас: йортларында да, бакчаларында да чисталык, тәртип, мал да каралган, эштә дә бар да яхшы.
Тормышыңны җир эшенә багышлау — зур осталык, моның өчен сабыр, намуслы, тырыш булырга, туган төбәгеңне яратырга кирәк. Фидәрис Ногыманов нәкъ шундый сыйфатларга ия дә инде.
Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча республикада шушы чорга бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларга бүленгән мәйданның 70% урып-җыелган. Аскын мәгълүмати-консультация үзәге билгеләвенчә, аграрийлар басулардан алты меңнән артык тонна ашлык алган, бу 98% тәшкил итә.
Урып-җыю кампаниясе әлегә тәмамланмаган, әмма барлык хуҗалыкларда да фураж, печән һәм сусыл азыклар җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, терлекчелек фермалары малларны кышлату чорына әзер.