Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
18 сентябрь 2018, 13:45

Шау-гөр килә мәйданчык

Узган атнада Аскын авылы Гагарин урамының 8, 12, 14 санлы күпфатирлы йортлары

Узган атнада Аскын авылы Гагарин урамының 8, 12, 14 санлы күпфатирлы йортлары янындагы территорияне “2018-2022 елларга Аскын, Күбияз авылларында уңайлы шәһәр мохите булдыру” муниципаль программа кысаларында төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланды. Иң азакта 12 һәм 14 санлы йортлар ихатасында балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Хәзер көн дә кич биредә балаларның шат тавышы тынмый. Барысы да күңелләренә якын шөгыль тапты.

Исегезгә төшерәбез, бу программа чикләрендә шулай ук Аскын авылының Совет һәм Пионер урамнары кисешендә (мәчет янында) җәмәгать территориясен төзекләндерү эше бара. Монда светофор урнаштырылды һәм кабызылды инде. Башта ул хәбәр итү режимында гына эшли. Әлеге вакытта “Аскын” ДСПМК җәмгыяте район символы — ябалак куелачак урынга нигез эшләү белән мәшгуль.

Наталья Пушкарева.

Лилия Шәрифгалиева фотосы.
Читайте нас: