Радил Габдрәшитов бәләкәй чагында офицер булырга хыяллана. Шуңа да үзен физик яктан чыныктырып, хәрби хезмәткә әзерли. Аннары янәшәдә генә үрнәк алырга лейтенант абыйсы да була. Тик язмыш аңа бөтенләй башка юнәлештә юл сыза.
— Мин Үрмияз авылында туып-үстем, — дип сөйли Радил Карам улы. — Бар тормышым туган авылыма бәйле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Аскын авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесында (хәзерге Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы — автор искәрмәсе) укыдым, армия сафларына алындым. Башта Мәскәү янында, аннары Таллинда Хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иттем. Өлкән сержант званиесендә запаска чыгарылдым.
Менә-менә балачак хыялы тормышка ашар төсле тоела. Әмма өйгә кайткач ул булачак тормыш иптәшен — авыл дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Винария Вәлинур кызын очрата. Кыз әнисен калдырып, сөеклесенең хезмәт урынына китәргә базнат итми.
... Бүген, ничәмә еллар үткәннән соң, Радил Карам улы нәкъ шулай килеп чыккан өчен Ходайга рәхмәтле. Хыялы тормышка ашмаса да, туган авылында калып, бернәрсә дә югалтмый, киресенчә, ота гына.
— Авылдан ерак түгел промысел эшли башлады, һәм күпләп белгечләр таләп ителде, — дип сүзен дәвам итә Радил Габдрәшитов. — Башта мине водитель итеп алдылар, ә берничә елдан слесарь-ремонтчы булып урнаштым. Менә 25 ел инде шушы вазифада эшлим. Бу белгечлекне СПТУда ук алган булсам да, башта авыррак булды. Әмма хезмәттәшләрем, бигрәк тә ул чакта механик булып эшләгән Владимир Коротков зур ярдәм итте. Берничә елдан аны промысел җитәкчесе итеп күчерделәр. Әлеге җитәкчебез Линар Садртдиновның да һәрдаим ярдәмен тоям.
Әйткәндәй, бүген «Башнефть-Добыча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Арланнефть» нефть-газ чыгару идарәлегенең 4 санлы цехы дип аталган промыселга Радил Карам улы армиядән кайткач та килми әле. Башта берничә ел Үрмияз совхозында электрик булып эшли. Намуслы хезмәте өчен ике эш урынында да берничә тапкыр бүләкләнә. Янәшәсендә хәстәрлекле тормыш иптәше Винариясе булганга язмышына рәхмәт укый. Ул иренең эше катлаулы икәнлеген аңлап, хуҗалык эшләрен еш кына берүзенә башкарырга туры килгәнгә беркайчан да ризасызлык белдерми.
— Тормыш иптәшем һәм минем өчен биш балабыз, өч оныгыбыз белән бер табын янында җыелудан да зуррак бәйрәм юк, — диде Радил Карам улы әңгәмәбез ахырында. — Менә шул инде иң зур бәхет!