Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
14 сентябрь 2018, 13:14

Казанчы игенчеләре

“Казанчы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә урып-җыю эше тулы куәтенә бара.

“Казанчы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә урып-җыю эше тулы куәтенә бара. Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов һәм Аскын мәгълүмати-консультация үзәге директоры Рөстәм Дәүләтбаев эш сәфәре белән хуҗалыкта булды.

“Казанчы” җәмгыяте бодай, арпа, арыш урып-җыю эшен вакытында төгәлләү өчен уңай һава торышының бер генә көнен дә бушка үткәрми. Үз эшләренең осталары булган механизаторлар: 43 еллык стажлы Фидәрис Ногыманов, шулай ук тәҗрибәле комбайнчыларның берсе Мулланур Миңнеәхмәтов, алар белән беррәттән яшь эшче Рифат Аллаяров иртәдән кичкә кадәр басуда тырыш хезмәт сала. Әниф Зөбәеров аларга ярдәмгә килә. КамАЗ автомобиле руле артында — водитель Инвир Хәлилов.

Басулардагы кызу эш барышын күзәтү үзе бер күңелле тамаша. Комбайннар янәшә, тигез бара, КамАЗлар алардан калышмый, шул ук вакытта салам тюкларга чорналып бара.

Фларит Фоат улы хуҗалык тормышы: техника, эш шартлары, хезмәткәрләрнең эш хакы, басу эшкәртү, уңыш саклау мәсьәләләре белән кызыксынды:

— Бүген яңа гына эш башлаган һәм инде берничә ел өметләребезне аклаган, хезмәтләре белән куандырган, ярыйсы гына табыш алган, авыл халкы өчен эш урыннары булдырган фермерлар, авыл хуҗалыклары өчен программалар күп, — диде ул.

Шулай ук Салават Вәлиевка ирешелгәннәрдә генә тукталмаска, авырлыклар алдында төшенкелеккә бирелмәскә, ә киләчәккә якты өметләр баглап, планнар корып, ышанычлы адымнар белән алга атларга дигән теләкләр җиткерде. Рөстәм Әхәт улы хуҗалыкларны зурайткан очракта районның ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде. Башкортстан Республикасында К(Ф)Х ярдәм күрсәтү буенча программалар күп һәм шуның өчен киләчәктә шушы проектларда катнашырга кирәк.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: