Көндәлек ыгы-зыгыдан соң кыргый үрдәкләре, ләкләк йөзеп йөргән буачык, чагу яран гөл, кашкарый, цинияләр, яз бизәге — умырзаяларны хәтерләткән ак кыңгырау гөле үскән бакчада бар дөньяңны онытып ял итүе үзе бер ләззәт.
Чагу чәчәкле лилияләр һәм декоратив чыршылар арасында зифа буйлы ләкләк, балалары белән керпе, бакалар һәм җылы як кунагы — бегемот урын алган. Шунда ук таш һәм агачтан эшләнгән мухомор гөмбәләре бар, янәшәдән “узып баручы” каен тумарларыннан төзелгән паровоз да биредәге сихри тынлыкны бозмый. Ул гадәти булмаган, матур һәм нәзакәтле йөк: кояштай сап-сары зәгафран һәм күк петунияләр “төягән”.
Гөлфинә Үзәнбаева ихатасындагы әкияти күренешләр моның белән генә тәмамланмый әле. Өй янында кызыл сальвияләрдән янып торган учак өстендә чуен казанда алсу, ак һәм күк петунияләр үсә. Килгән кунакларны бите һәм куллары — калайдан, гәүдәсе бидрәдән эшләнгән чит планета вәкиле каршы алып тора.
Халкыбызның борынгы көнкүреш элементлары: чун чүлмәкләр эленгән читән, көнбагышлар, агач чиләк белән кое һәм шунда ук ерак джунглида үсүче үсемлекләр безне әкият иленә алып керә.
Кемнәр биредә бер тапкыр булган, тагын-тагын да килергә тели...