Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
31 август 2018, 13:03

Кулларыннан гөлләр тама

— Башта өебез бәләкәй генә иде, әмма балалар үсә төшкәч, йортыбызны зурайттык, тышлап, матур тәрәзә рамнары куйдык.

— Башта өебез бәләкәй генә иде, әмма балалар үсә төшкәч, йортыбызны зурайттык, тышлап, матур тәрәзә рамнары куйдык. Өй янында умарталыкка да урын табылды. Мин бәләкәйдән агач-куаклар, чәчәкләр үстерергә яраттым. Менә хәзер инде балалар үсте, оныклар шатлыгы татырга да насыйп булды. Гаиләбез үсә, бу зур куаныч, әлбәттә. Балалар, оныклар, туганнар кунакка еш кайта. Шуңа да тормыш иптәшем якыннарыбыз белән саф һавада ял итү өчен ике өстәл һәм эскәмияләр куярлык зур беседка төзеп куйды. Беседкадан ерак түгел келәт урын алган. Уң ягында ике бүлмәле ял итү урыны урнашкан. Анда караватлар, диван, өстәл бар. Шулай ук җәйге кухня да ямь биреп утыра.

Урам яктан алтын төстә коелган бизәкле капка каршы ала, албакчада кура җиләге, чагу чәчәкләр үсә.

Шәмсикамал Вәлинурова.Кыйгазы авылы.
Читайте нас: