Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 август 2018, 16:16

Һәр чәчәк — күңел бизәге

Тырыш Галимшиннар йортына килеп керү белән үзеңне чәчәкләр дөньясына эләккәндәй хис итәсең.

Тырыш Галимшиннар йортына килеп керү белән үзеңне чәчәкләр дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Анда сине тирә-юньгә хуш исләрен таратып утырган нәзакәтле лилияләр, зиннәтле розалар, горур гладиолуслар, бәрхәт кашкарыйлар каршы ала.

Алсу Галимшинага матурлык, гүзәллек тудыру тәрбиясен әнисе Тәнзилә Кәлимуллина биргән. Алсуның бакчасында чәчәкләрнең ниндие генә юк!?

— Шәһәрләргә барган вакытта һәрвакыт орлыклар алып кайтырга тырышам. Шулай ук почта һәм Интернет аша да яздырам, аларны үстерү буенча мәгълүматлар укыйм, — дип сөйли уңган хуҗабикә.

Әлбәттә бу эш зур тырышлык, сабырлык таләп итә, чөнки чәчәкләрнең берсе кояш нурларында назланып утырырга яратса, икенчесе, мәсәлән, күләгәдә үсүне хуп күрә. Дымга кагылышлы да шундый каршылыклар килеп туа. Алсу һәр чәчәккә игътибарлы, аерым карашта. Шуңа да аның йорты иртә яздан көзгә кадәр шау-чәчкәгә күмелеп утыра. Биредә аларның төрен санап бетергесез. Бу юнәлештә аңа якыннары ярдәм итә. Тормыш иптәше Вил клумбалар эшли, кызы Римма белән улы Дамир су сибә, чүп утый. Римма да ошаган чәчәкләрен, өй гөлләрен алып кайта. Әйткәндәй, өйләрендә экзотик гөлләр өстенлек итә.

Зинира Батырова.

М.Юнысов фотосы.
Читайте нас: