Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
22 август 2018, 14:50

Иҗади остаханәдә

Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов шушы көннәрдә РСФСР һәм БАССРның атказанган рәссамы, БАССРның халык рәссамы, Г.Сәлам исемендәге комсомол премиясе лауреаты, СССР Сәнгать академиясе дипломанты, В.И.Суриков исемендәге һәм “Русия сынлы сәнгатенә өлеш керткән өчен” РФ рәссамнар Союзының алтын медальләре иясе, СССР һәм Русия рәссамнар Союзы әгъзасы, якташыбыз Федор Кащеевта булды.
Рәссамның фәһемле очрашу үткән остаханәсендә туган як турында хатирәләр чагыла.
— Миңа 83 яшь. Аскын авылында крестьян гаиләсендә туып-үстем. 16 яшемдә Башкорт театр-сәнгать училищесының сәнгать бүлегенә укырга кердем. Авыл хезмәтенә, якташларыма карата булган олы хөрмәт, ихтирам күңелемдә һәрвакыт саклана. Шушы хисләремне иҗат җимешләремдә чагылдырырга тырышам. Күпме вакыт үтүенә карамастан, кайда гына булсам да, күңел туган якка тартыла. Туган-үскән нигезгә кайтасы, таныш урыннардан үтәсе, туганнарны, дусларны, авылдашлары искә аласы килә, — диде Федор Александрович.
Ул иҗади юлы турында сөйләде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлбәттә, эшләре аның турында күбрәк сөйли. Иҗат темасы — башкорт халкының тормышы-яшәеше, аның тарихы. Рәсемнәрендәге төп геройларның күпчелеге — авыл халкы. Портретлар галереясе үткән һәм хәзергене тоташтыручы элемтәне чагылдыра. 1957 елдан рәссам республика, төбәк, бөтенрусия, бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша. Федор Александровичның эшләре Польша, Германия һәм Болгариядә оештырылган халыкара күргәзмәләрдә дә уңышлы гына урын ала.
Хатирәләргә бай очрашу кызыклы, эчтәлекле, фәһемле булды.
Фларит Фоат улы очрашу ахырында Федор Кащеев иҗатына карата соклану, горурлану хисе белдерде.
— Киләчәктә дә рухланып, илһамланып эшләвегезне, яңадан-яңа иҗади уңышлар, үрләр телим. Сез — дөнья күләмендә киң танылу яулаган рәссам, хозур табигатьле Аскын районыннан. Без, аскынлылар, сезнең белән, иҗат җимешләрегез белән чиксез горурланабыз. Эшләрегезнең күбесе туган төбәккә, аның тырыш халкына багышланган, — диде Фларит Фоат улы. — Киләчәктә район үзәгендә картиналарыгыз урын алачак күргәзмә залы оештырырга кирәк. Якын арада Аскынга кайтып, күңелегезгә якын урыннарда булып, якташлар белән очрашырга насыйп булсын Сезгә. Мондый очрашулар һәм күргәзмәләрегез якташларыбызга кызыклы, мавыктыргыч булырына иманым камил, чөнки күпләр Сезнең иҗат белән таныш түгел. Һәм, һичшиксез, мондый чаралар район кунакларына һәм туристларга да кызыклы булачак.
Белешмә
Рәссамның картиналары: “Ана портреты” (1957), “Комбайнчы”, “Кош караучы Анисья” (1958), “Келәмче”, “Савымчылар”, “Бабай” (1965), “Башкорт кымызы” (1966), “Бишек янында” (1968), “Иртә. Гаилә” (1969), “Фәрхи апа” (1971), “Завод лабораториясендәге иртә” (1974), “Бораулаучы” (1974), “Солдат анасы” (1975), “Башкорт балы” (1977), “Колхозда печән өсте” (1979), “Кымызчы ханым” (1994).
Нина Николаева.
Читайте нас: