Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
27 июль 2018, 11:57

Район аграрийлары семинарда

“Куяштыр” авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү буенча район семинары үтте, аны Аскын мәгълүмати-консультация үзәге оештырды.

“Куяштыр” авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү буенча район семинары үтте, аны Аскын мәгълүмати-консультация үзәге оештырды. Анда авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, райондагы җитештерү кооперативлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Иван Щербинин җитәкләгән хуҗалык ,семинар үткәрү урыны буларак, очраклы сайланмаган. Ул районда иң зур хуҗалыкларның берсе һәм 16 елга якын тотрыклы үсешә.

— Быелгы азык хәзерләү кампаниясендә 1000 тонна сенаж, 500 тонна печән һәм 300 тонна ашлык катнашмасы хәзерләргә ниятлибез. Бу кирәкле күләмдә азык туплау мөмкинлеге бирәчәк. Бүген эшләр үткәрүгә таләп ителгән чыгымнарны капларга сөт саткан акча ярдәм итә — һәр көнне бер тоннага якын сөт тапшырабыз, — дип сөйли Иван Александрович. — Әмма хуҗалыкта хәл итәсе мәсьәләләр дә бар: иске техника һәрдаим ремонт таләп итә, ягулык-майлау материалларының кыйммәтлелеге, “кадрларга кытлык” — авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр саны елдан-ел кими.

Сүзне Аскын мәгълүмати-консультация үзәге директоры Рөстәм Дәүләтбаев дәвам итте. Ул башка хуҗалыкларда да азык хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә баруы турында хәбәр итте. Азыкның планлаштырылган күләмнәре хәзерләнгән дә инде диярлек: 6750 сенаж салынган һәм 3800 тонна печән хәзерләнгән. Аскын мәгълүмати-консультация үзәгенең баш агрономы Айрат Сафин вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, диде: әле сусыл һәм тупас азыкларны хәзерләп калу өчен иң уңайлы чор. Хуҗалыкларга азыкны запас белән ел ярымга җитәрлек итеп хәзерләргә кирәк.

Аскын районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы, баш инженер-инспектор Виктор Малашкевич барлык җитәкчеләрнең исләренә төшереп үтте: районда “Трактор” айлыгы бара, белгечләр хуҗалыкларга тракторларның техник торышын, шулай ук машинага идарә итүгә рөхсәт алу тәртибен тикшерү максатында чыгачак. Техник тикшерүне ашлык уру комбайннары да үтәргә тиеш, алар район буенча унау теркәлгән, шуларның өчесе — Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжында һәм алар уракка әзер.

Районның баш зоотехнигы Илгиз Гәрәев авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр алдында торган төп проблеманы билгеләп үтте: районда маллар саны узган ел белән чагыштырганда 1000 башка, ягъни 3% кимегән. Нәтиҗәдә, савым да азрак. Бүген бер сыер тәүлегенә уртача 10-12 литр сөт бирә.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча баш белгеч-икътисадчы Рита Әхмәдуллина хуҗалыкларны арытаба үстерүгә грант алу мөмкинлекләре турында сөйләде. Районда берничә программа гамәлдә: “Эш башлаучы фермер”, КФХ туганлык җепләре белән бәйләнгән кимендә ике кеше милкендә булганнар өчен “Гаилә терлекчелек фермасы”. Шулай ук ул кайбер азык-төлекне җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче берләшмә — авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы турында бәян итте.

Район ветеринария станциясе начальнигы Руслан Галләмов авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә бу ай башыннан “Меркурий” системасы — терлекчелек продукциясен кертү һәм чыгаруны күзәтүдә тоту эшли башлавын әйтеп үтте. Шулай ук ул район хуҗалыкларында малларны мотлак идентификацияләү һәм атларга чип (кайдалыгын хәбәр итүче сигнал җайланмасы) кую турында җентекле сөйләде.

Авыл кешеләре малларның уңышлы кышлавы азык сыйфатына бәйле икәнлеген яхшы белә. Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен ешрак очрашып аралашырга кирәк, — дип сүзен тәмамлады Рөстәм Әхәт улы.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: