Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
27 июль 2018, 11:49

Эшен намус белән төгәл башкара

Аның кебек кешеләрне “исеменә җисеме туры килә”, диләр.

Аның кебек кешеләрне “исеменә җисеме туры килә”, диләр. Чыннан да район хакимиятендә мәгълүмати-аналитика, хокукый мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү бүлегенең баш белгече Гөлнара Дәүләтованың боек, ачулы, караңгы йөзен һичкайчан күрмәссең: һәрчак мөлаем елмаеп аралаша. Йөзеннән чагу гөлләргә тиң гүзәллек, ягымлылык сирпелә.

Гөлнара Аскын авылында Зәлифә һәм Сәгыйть Шакировларның ишле, тату гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Абый-апаларының ышанычлы иңен тоеп, сөю-назга күмелеп үсә. Мәктәптә “бик яхшы” билгеләргә генә укый. Аннары Башкорт дәүләт университетының филология факультетын уңышлы тәмамлый. Район хакимиятендә практика үткән чагында ук эшне дөрес оештыра белүе, һөнәри осталыгы кебек сыйфатлар күрсәтә. Шул ук вакытта һәрчак тыйнак, гади, аралашучан булып кала.

— Ул хәзер дә шундый, — диде район хакимиятенең мәгълүмати-аналитика бүлеге начальнигы Зүлия Галина. — Гөлнара Сәгыйть кызы искиткеч киң күңелле, ачык йөзле, итагатьле кеше, аның белән аралашырга җиңел һәм рәхәт. Ул тирә-яктагыларга ихтирамлы, һәркемне игътибар белән тыңлый, киңәш бирә, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер. Аның һөнәри бурычларына район тормышының төрле тармакларыннан мәгълүмат җыю, анализлау һәм системага салу, докладлар, чыгышларга текстлар һәм юбилей даталарга, иҗтимагый-сәяси бәйрәмнәргә котлаулар өчен материаллар, мәгълүмати, белешмә һәм башка басмалар әзерләү, төрле отчетлар тапшыру керә. Аңа барлык мәсьәләләрне хәл итүдә тизлек, төгәллек, иҗади караш хас.

Башка хезмәттәшләре дә Зүлия Нәгыйм кызының сүзләрен хуплый, Гөлнара турында тик яхшы фикердә һәм бертавыштан аның ярдәмчеллеген, ихласлыгын билгели.

— Коллективыбыз бик яхшы, тату һәм эшемне үлеп яратам, — ди Гөлнара тыйнак кына елмаеп. — Аннары әти-әнием безгә бәләкәйдән үк тирә-яктагыларга ихтирамлы булсагыз, үзегезгә дә шулай булырлар дип өйрәтте.

Гөлнара гаиләсендә дә бәхетле. Тормыш иптәше Артур вахта ысулы буенча Себер тарафларына йөреп эшли. Улы Алмаз быел беренче сыйныфка укырга барачак, моңа бик җентекле әзерләнә дә башлаган. Кызы Алсу бар яклап та әнисенә охшарга тырыша. Гөлнара исеменнән күренгәнчә, гөл-чәчкәләр үстерергә ярата.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: