Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
25 июль 2018, 12:33

Бәхетле ир, әти һәм дәү әти

Фәнәви Мөхәмәтнур улы хезмәт юлын сайлаган вакытта авыл хуҗалыгы һөнәрләре бик популяр һәм романтика белән сугарылган була: алар турында фильмнар төшерелә, шигырь-җырлар языла.

Фәнәви Мөхәмәтнур улы хезмәт юлын сайлаган вакытта авыл хуҗалыгы һөнәрләре бик популяр һәм романтика белән сугарылган була: алар турында фильмнар төшерелә, шигырь-җырлар языла. Кинода танылган актер Николай Крючков башкарган тракторчы хезмәт батырлыгы да күрсәтүче, Туган илен дә сакларга сәләтле чын герой булып тоела, шуңа күрә һәр авыл егете “корыч атны йөгәнләү» теләге белән яна.

Үкенечкә каршы, бүген генә агрария һөнәрләре басу батырлары исемен югалткан гади эшче белгечлекләр арасына керә. Ә бит нәкъ шушы эшчәннәрнең тырышлыгы белән һәр көнне өстәлебездә яңа пешкән икмәк, төпкел авылларга да яхшы юлдан йөрү мөмкинлеге бар. Һәм бернинди техник казанышлар да, гомум компьютерлаштырулар да механизатор хезмәтен алыштыра алмый.

— Юлчыларның эше бик авыр икәнен яхшы беләбез: кышкы чорда — иртәнге биштән юл чистартырга чыгу, җәен юл төзү, ремонтлау, читләрен чабу... мондый йөкләмәләрне һәркем дә күтәрә алмый, ә менә Фәнәви Фазлыйнуровка тулысынча ышанырга була, — диде тәбрикләү сүзендә “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге начальнигы Рафаил Әхмәдиев.

Фәнәви Мөхәмәтнур улы 43 ел район басуларында һәм юлларында намуслы хезмәт салган кеше. Аның хезмәт юлы 1975 елда мәктәпне тәмамлаганнан һәм таныклык алганнан соң XXII партсъезд исемендәге колхозда башлана. Архангель өлкәсендә мотоукчылар гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтүе тормышында мөһим этапларның берсе була. Егет армиядән чыныгып кайта, озак кына “Сельхозхимия”дә эшли. Төрле техникада: бульдозерда, төягечтә, катокта эшләргә, тракторларда инвентарьлар алыштырырга туры килә. Хезмәттәшләре һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган, техниканы биш бармагы кебек белгән Фәнәви абыйны хөрмәт итәләр, үрнәк алалар.

Тракторчы, бигрәк тә юл хезмәткәренең эше искиткеч авыр, техниканы һәрдаим карап, төзек тотарга кирәк: ватылып киткән чагында җәйге эссеме, кышкы салкынмы, басуда да, юлда да ремонтларга туры килә. Элегрәк хәзерге кебек, җылы гаражлар да булмый.

Ир-егет барлык сынауларны үтеп, бөтен киртәләрне җиңә ала, әгәр янәшәсендә акыллы, хәстәрлекле, терәк-таяныч булган, яраткан хатыны булса.

— Бүгенгә тормышымда ирешкәннәрем өчен сөекле хатыным Әлфидәгә рәхмәтлемен. Иртәнге биштә эшкә киткәнемдә һәм төнге уникедә генә кайтканымда, балаларның йоклаган чагын гына күргәндә дә, ул беркайчан да ризасызлык, үпкә белдермәде, эшемә һәрчак аңлап карады. Барлык хуҗалык эшләре, кызым һәм улымны тәрбияләү аның иңенә төште, — ди Фәнәви абый кадерле кешесенә рәхмәт белдереп.

Ял һәм бәйрәм көннәренә Уфадан үз гаиләләре белән балалары кайта. Ә оныклары Адина, Регина һәм Камилла белән Фәнәви Мөхәмәтнур улы барлык арыганнарын оныта.

Дәү әтиләрен өзелеп яратучы оныклары да бертавыштан: “Безнең дәү әтиебез кебек дәү әти беркемдә дә юк. Ул иң яхшысы” — диләр. Ә сабый сүзләре эчкерсез икәнен һәркем белә.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: