Районның оста куллы гүзәл затлары турында язганда аны “чәчәкләр дөньясы алиһәсе” дип яздык. Мота-Елга авылы почтальоны Ралия Хәсәнова белән якыннан танышкач, шушы тырыш ханым үзләштермәгән бер генә һөнәр дә юклыгына инандык.
Ул 18 ел савымчы булып эшли, шул ук вакытта халыктан сөт җыярга да өлгерә. Аннары почтальонка булып урнаша һәм шушы юнәлештә озак еллар фидакарь хезмәт сала. Авылда почта бүлекчәсе күптәннән инде юк: Ралия Мәснәви кызы гәзит-журналларны, хатларны, посылкаларны өендә кабул итә, моның өчен аерым урын билгеләнгән.
— Хәзер почта эше бөтенләй башкача: кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре булгач, халык вакытлы басмага бик язылып бармый, бер-берсенә хат язмый. Элегрәк гәзит-журналларга яздыруы да күңелле иде бит, бүген барысы да акча юк дип сылтау таба. Мәсәлән, Янкисәк авылы халкы “районка”га һәм башка басмага барысы да языла. Чад авылында гәзит-журналны 12 йортның бишесе, Мота-Елгада 28е алдыра. Халык “Аскинская новь, “Ышаныч”, “Өмет”, “Акчарлак”, “Диләфрүз” кебек басмаларга өстенлек бирә. Кайберәүләр почта бүлекчәсе аша коммуналь хезмәтләргә дә түли, — дип сөйли эше турында Ралия Мәснәви кызы.
Янкисәк авылына кадәр биш чакрым, Чадка — өч. Шушы араны халыкка почта, пенсия тарату өчен, һава торышы нинди булуга карамастан, кайчан җәяү, кайчан туры килгән машинада барырга туры килә. Ралия Хәсәнова почтальоннар арасында гәзиткә яздыру буенча ярышларда берничә тапкыр җиңүче дә була (120дән артык кеше яздырып).
Ралия Хәсәнованың кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Бакча тутырып җиләк-җимеш үстерүе, аш-суга осталыгы тирә-юньгә таралган. Җәй көне иң яраткан шөгыле — берсеннән-берсе чагу чәчәкләр үстерү. Ел фасылының шушы матур мизгелендә аның йорты, бакчасы төрле чәчәкләргә күмелә. Ралия Мәснәви кызы кышны да зарыгып көтеп ала, чөнки ул — кул эшләре башкару өчен иң уңайлы чор. Тынгысыз ханым чиккән эскәтер, мендәр тышлары, пәрдәләр әллә кайдан күз явын алып тора.
Кулларында ут уйнаткан әниләренең һөнәрен кызлары Алсу, Айгөл, Гадилә һәм Гөлфисә дә үзләштергән. Өлкәннәре 7 сыйныфта укыган вакытында ук үзенә һәм сеңелләренә җылы костюмнар бәйли. Дәү әнисеннән оныгы Илнара да калышмый.
Тормыш иптәше Гадельян Муллаян улы аңа бар яклап терәк-таяныч. Өй эчләрендәге гүзәллекне, пөхтәлекне алар бердәм көч белән тудыра. Еш кына аның белән күрше авылларга барып, гәзит-журналлар таратыша. Ә балалар һәм оныклар шатлыгы, пар канатының ышанычы аңарга яшәүгә көч-куәт өсти, канатландыра.
«Башкортстан тарихы битләре» фестиваль-марафоны чикләрендә оештырылган күргәзмәдә тележурналист Сәрвәр Сурина белән рәссам — укалап чигү остасы Роза Юлдашбаева Ралия Хәсәнованың эшләренә югары бәя бирде.