Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
13 июль 2018, 12:54

Басуларда эш кайный

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кызу печән өсте башланды.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кызу печән өсте башланды. Һава торышы эссе көннәре белән куандыра, шуңа да алар печән хәзерләү һәм пар басуларын эшкәртү белән мәшгуль.

Бүгенгә 900 гектарга якын печән чаптырылган, бу планлаштырылганның 27% тәшкил итә. “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Балахонов М.П.”, “Исламов Р.К.” КФХ басуларында эш киеренке бара. Анда мәйданның яртысыннан күбесендә (15 %) печән чаптырылган һәм җыеп алынган. Рулоннар терлекчелек фермалары янында үз урыннарын алды. Бүген «Казанчы» җәмгыятендә, «Нуртдинов Ф.Г.» КФХда күпьеллык үләннәр чаптыра башлаганнар.

Пар басуларын эшкәртү — мөһим эшләрнең берсе. Бу система чүп үләннәренә каршы көрәш өчен кулланыла, туфракта дым саклануга ярдәм итә, әмма иң мөһиме — авыл хуҗалыгы культуралары, атап әйткәндә, арыш чәчүгә басуларны әзерләү ул. “Урал” кооперативы, “Балахонов М.П.” КФХ җирләрен сөрә башлады да инде. Район буенча пар басуларына калдырылган мәйдан 1100 гектар тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда мәйданнар өч тапкырга күбрәк. Пар басулары “Казанчы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Үзәк” МТС, “Куяштыр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Балахонов М.П.” КФХда бар иде. Уҗым ашлыкларын көз чәчеп калдыру яхшырак. Яз көне яхшы итеп шытып чыгалар һәм корылыктан зыян күрмиләр. Нәкъ шуның өчен уҗым арышының чәчү мәйданнарын киңәйтү җитештерүне арттыруда төп запас булып тора.

Лилия Шәрифгалиева.
Читайте нас: