Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
10 июль 2018, 12:18

Якты эз калдырды

2018 ел Иске Казанчы авылы өчен юбилей-истәлекле көннәргә бай.

2018 ел Иске Казанчы авылы өчен юбилей-истәлекле көннәргә бай. 300 ел элек — беренче мәчет һәм мәдрәсә, 100 ел элек бу төбәктә беренче мәктәпкә нигез салына, Советлар Союзы Герое Нурулла Дәүләтгәрәй улы Сафинның тууына — 95 һәм күренекле шәхес — республикада да киң билгеле колхоз рәисе, өч орден кавалеры Наҗия Фәрхуллинаның да тууына 100 ел.
1957-69 елларда КПСС Башкортстан өлкә комитетының 1нче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Зыя Нурый улы Нуриев республиканың халык хуҗалыгы, бигрәк тә авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән олы шәхес. Мәсәлән, “Кызыл таң” гәзитендә (№151, 1998 ел) басылган хатирәләрендә, «Авылдан Кремльгә кадәр: хатирәләр һәм уйланулар» китабында ул болай дип язды: “Авылда җитәкче булган хатын-кызлар аеруча җылы хисләр тудыра. Колхоз рәисе. Бу вазифаның никадәр авыр булуы турында сөйләп торасы да юк. Ә бездә хатын-кыз рәисләр аз булмады. Алар үзләренең җитештерүдәге бурычларын уңышлы үтәде, авылларыбызны социаль төзекләндерү белән шөгыльләнде. Аскын районының “Трудовик” колхозы рәисе Наҗия Фәрхулла кызы Фәрхуллинаны яхшы беләм, ул авыл хуҗалыгын үстерү өчен күп көч салды”.
Кем ул Наҗия апа Фәрхуллина? 30 ел алты колхозда рәис булып эшләгән, авыл хужалыгының фәнни нигезләрен (агрономия, зоотехния, ветеринария, инженерия) һәм аның тармакларын (үсемлекчелек, терлекчелек) үзалдына ныкышмалы өйрәнгән, белемен арттыру өстендә даими шөгыльләнгән, хезмәттәге зур казанышлары өчен “Мактау билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Ленин орденнарына лаек булган олы шәхес, оештыручы һәм новатор ул. Хезмәт салган барлык оешмаларда да хөрмәт һәм ихтирам белән казана.
Наҗия апа авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән кыз бала ул. Дәү әтисе Минһаҗетдинов Сәләхетдин — Казанчы авылындагы ин зур керемле, билгеле сәүдәгәр. Ике катлы зур йорты, товар саклый торган стандарт ике таш склады була, сатучы тота. Ике ул тәрбияли — Хиләҗетдин (биш бала үстерә) белән Фәрхулла. Фәрхулланың 1918 елның июнендә Наҗия исемле кызы туа. Үкенечкә каршы, әти-әнисенең гомере бик яшьли өзелә. Нажия Башкортстан авылында яшәүче икетуган апасы Маһирәдә үсә.
Авылда мәктәп юк, дистәләгән бала 4 чакрым ераклыкта булган Иске Казанчы башлангыч мәктәбенә укырга йөри. 1928 елда Наҗия дә 1 сыйныфка бара. 1932 елда җидееллык мәктәп ачыла. Укытучылар: Мөгәллим Әкбәров, Нина Каурова, Фәрхулла Арсаев, Ялал Гомәров, Гыйлем Әхмәтов, Бәйзәви Әхтәмов, Әгьзәм Ибраһимов, Екатерина Шкляева, Фазыл Хаҗиев, Мөхәммәт Шаһиев һ.б. балаларга төпле белем һәм тәрбия бирә, иң мөһиме — хезмәткә әзерлиләр, патриотлар үстерәләр.
1935 елда җидееллык мәктәп 1нче чыгарылышны олы тормыш юлына озата. 24 укучы арасында Наҗия Фәрхуллина, укытучылар Мирзалихан Габитов, Гали Солтанов, Әскать Равилов, Таһир Габитов, Баян Рамазанов, Фазыл Хәсәнов, Шәих Хәйдаршин, Касыйм Фазылов һ.б. бар.
Наҗия апа Фәрхуллина 7 сыйныф тәмамлагач, Свердловск шәһәрендә хисапчылар курсында укый һәм 1937 елда хезмәт юлын “Чия-тау” колхозында хисапчы булып башлый. Бу елларда “Чия-тау” колхозы ике авылны берләштерә: Янкисәк (48 хуҗалыкта 284 кеше яши һәм Хәтмулла (42 хуҗалыкта 192 кеше яши). Сөренте җире 500 га тәшкил итә, фермаларда ат, сыер һәм сарык асрала, кортбакча була. Кайбер сәбәпләргә бәйле Хәтмулла авылы таркала, Янкисәктә 12 хуҗалыкта 20 кеше яши.
Наҗия Фәрхуллина колхоз җитештерүендә яхшы оештыручы, элеккеге хисапчы Бәдретдинов Нисафетдин белән эшли, исәп-хисап эшен җайга сала, тәжрибә туплый, халык белән аралаша.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Нисафетдин абый сугышка китә. Колхоз рәисе булып 23 яшьлек яшь кыз — Наҗия Фәрхуллина билгеләнә. Сөйгән егетен дә фронтка озата. 1418 тәүлек дәвам иткән сугыш чорында “Чия-тау” колхозы районда алдынгылар рәтендә була. Сугыш елларында Наҗия апа ятим калган тол хатыннарга һәрвакыт матди ярдәм күрсәтә, авыр кайгыларын уртаклаша. Бар яктан да кешелекле һәм хәстәрлекле җитәкче була, гомер буена шулай булып кала ул. Шуңа күрә бүген дә аны олы хөрмәт белән искә алалар.
Сугыштан соң Наҗия апаны авылдашлары “Башкортстан” колхозы рәисе итеп сайлый. Ул елларда Казанчы авыл Советында сигез колхоз исәпләнә, берсендә рәис хатын-кыз була. Авыл Советы рәисе Малик Нуриев Наҗия Фәрхуллинаның эшлекле тәкъдимнәре белән килешми, фикер каршылыклары нигезендә Наҗия апа Тәтешле районына китә.
Монда ул Кодаш авыл Советы рәисе, “Победа” һәм “Танып” колхозлары рәисе булып эшли. Чулково авылы янында районга үрнәкле җиләк-җимеш һәм корт бакчасына нигез сала.
Элек Тәтешле районында эшләгән, 1965 елда Аскын КПСС РК 1нче секретаре Н.Д Паршутин булдыклы һәм эшлекле Наҗия Фәрхуллинаны үз районына эшкә чакыра. Үз төбәгенең патриоты булган Наҗия апа ризалык бирә һәм “Ударник” колхозы рәисе итеп сайлана. Наҗия апа 1965-67 елларда колхоз җитештерүен җайга салу белән беррәттән, колхозчыларның сәламәтлеген саклау ниятеннән “Якты чишмә” (республикада бердәнбер) колхоз шифаханә-профилакторие төзетә. Ул 1990 елларга кадәр җәйге айларда гына эшли. Биредә үзебезнең һәм тирә-як районнардан җиде меңнән артык колхозчы һ.б. хезмәткәрләр сәламәтлеген ныгыта.
Наҗия апа шифаханәне үз колхозында җитештерелгән ит, сөт ризыклары, он белән тәэмин итә.
КПСС РК тәкъдиме буенча Наҗия Фәрхуллина күршедәге “Трудовик” колхозына рәис итеп күчерелә. Шул елларда (1971-75) БАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Ул намуслы һәм хезмәт сөюче кешеләрне хөрмәт итә, аларга матди һәм рухи яктан һәртөрле ярдәм итә. Чыннан да, Наҗия апа колхоз өчен туган кыз бала. Гаилә кормаган, бөтен көчен, энергиясен, белемен колхоз җитештерүенә багышлаган, Башкортстан Республикасында абруйлы шәхес, рәис.
Талантлы эшчән турында якты истәлек хәтеребездә мәңге сакланыр!
Ансар Солтанов, туган якны өйрәнүче.
Иске Казанчы авылы.
Читайте нас: