Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 июнь 2018, 18:34

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Әйе, чынлап та, үзеңнең үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмыйдыр ул.

Туган туфрагыма

күмелеп калган

Гомер агачымның

тамырлары,

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Ф.Яруллин

Әйе, чынлап та, үзеңнең үткәнеңне белми торып, киләчәкне төзеп булмыйдыр ул. Гомумән, җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе санала. Кеше җирдә үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, изгелекләр эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. Шәҗәрә төзү — нәселеңне барлау, киләчәгеңне уйлау ул.

23 июньдә Күчән авылы халкы клуб янына җыелды. Салкын көннәрдән соң, күңелләргә җылы өстәргә теләгәндәй, кояш та нурларын мулдан өләште. Клуб эчендә дәртле көйләр уйный, гармун тавышы агыла, ә читтән кайткан авылдашлар очрашу шатлыгыннан кочаклаша, сөйләшә, хәтта, матур көйләргә кушылып биеп тә ала. Мул итеп әзерләнгән өстәл кунаклар көткәнне күрсәтеп тора. Әйе, бүген биредә авылдашлар, якташлар, туганнар очраша. Хәмидуллиннар нәселенең шәҗәрәсен өйрәнүче туганнары нәсел тамырлары белән таныштыра. Бу көнне күчәнлеләр өчен икеләтә бәйрәм булды: авыл барлыкка килүгә — 300 ел.

Бәйрәмгә килгән кунакларны милли киемнән булган кызлар икмәк-тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Клуб мөдире Асия Әхмәдуллина чараны ачып, авыл Советы башлыгы Михаил Петрович Селянинга сүз бирде. Ул килгән һәм кайткан кунакларны, авылдашларны матур очрашу көне белән тәбрикләде һәм киләчәктә дә бердәм булып, авыл йортларының утын сүндерми, ешрак очрашып, күңелле, бүгенгедәй күркәм чараларны һәрчак оештырып торырга кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге вакытта авылда тырышып дөнья көткән, балаларына матур тәрбия биргән, күпләргә үрнәк булып торырлык гаиләләр барлыгын, алар авылга ямь биреп торуын әйтеп узды һәм киләчәктә Күчән халкына уңышлар теләде.

Авыл тарихы белән кыскача Рәиф Мәсәгутов таныштырып үтте һәм арытаба чараны авылның үзешчән сәнгать осталарыннан торган “Гәлсәр” төркеме дәвам итте. Тирә-якка гармун моңы агылды, милли киемнән булган берсеннән-берсе күркәм апалар (иң олысына 76 яшь), яшь кызлар сәхнә түренә чыкты. Хәзерге вакытта онытылып барган “Орчык бәйрәме” күрсәтелде. Орчыкларны авылның кул остасы Сәүбән Сәгадиев, ул шулай ук башка кирәк-яраклар эшләвен дә билгеләп уздылар. Шул ук вакытта башкарылган матур җырлар, дәртле биюләр һәркемне яшьлек елларына алып кайтты. Гармунчы Илдус Әхмәдуллин уйнаган дәртле көйләргә авылдашлар кушылып, рәхәтләнеп биеде. Күрше Степановка авылыннан килгән “Сударушки” төркеменең чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Хәмидуллиннар нәселе белән танышу халкыбызның үткәненә байкау булды. Нинди генә авыр дәверләр булмасын, кешенең шулкадәр михнәтләргә дә түзеп, туган иле, туган җире өчен яшәве, гомерен аямый киләчәк буын өчен тырышуы хәзерге яшьләргә әманәт булып яңгырады, дисәк тә хата булмас.

Хәмидуллинннар нәселенең тугыз буынга кадәр шәҗәрәсе күрсәтелде. Биредә илебез өчен авыр чорларның тере шаһиты булган, Хәмидуллиннарның иң олы кешесе, килене 91 яшьлек Сәдинә Габдулла кызының килүе дә зур мәртәбә булды. Иң кече Хәмидуллин — бүген 6нчы сыйныфны тәмамлаучы Артурга киләчәктә уңышлар гына телисе килә. Дөньялар тыныч булып, аңа балаларына тормышның матурлыгы хакында гына сөйләргә язсын. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Сәдинә әбинең улы Илдус (Уфада яши, эшкуар, Әфганстанда хезмәт иткән) Хәмидуллин авыл зиратын матур итеп киртәләтеп алган, шәҗәрәне дә ул өйрәнеп, архивлардан эзләп, белгәннәрдән сорашып төзегән. Аңа авылдашлары олы рәхмәтләрен җиткерде. Арытаба сөйләшү, әңгәмәләшү сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артында дәвам итте. Өстәл әзерләүдә Ключи авыл Советы да, шулай ук авылдашлар, кайткан кунаклар да ярдәмләшкән. Читтә яшәгән якташлар буш кул белән кайтмаган, күчтәнәчен алып килгән.

Арытаба бәйрәмне халык һәм спорт уеннары дәвам итте. Һәркем үзен җитезлектә сынады. Бу көнне барысы да күтәренке кәефтә булды, очрашу мизгеленнән алган тәэссоратлар белән уртаклашты.

Фәридә Медатова, Свердловск өлкәсе Сухой Лог шәһәре:

— Мондый очрашулар барыбызга да дәрт, яшәүгә көч бирә. Еракта яшәсәк тә, авылыбызны бик сагынабыз. Еллар үткән саен туган нигезнең, туган җирнең кадере ныграк сизелә икән. Шундый бәйрәмнәр оештырган авылдашларыма сәламәтлек, уңышлар гына телим. Киләчәктә дә очрашып торырга язсын, — дигән теләкләрен җиткерде ул.

Әйе, нинди генә авыр заманнар булмасын, халык түзгән, яшәргә тырышкан. Туган җиренә, иленә, халкына карата сөю хисе көчле булган. Без, яшьләр, ата-бабаларыбызның сүнмәс рухын мәңге хәтерләрдә сакларга бурычлы. Шәҗәрәләр төзелеп торсын, туганнарыбызны, нәселебезне онытмыйк!

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотолары.
Читайте нас: