Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
29 Май 2018, 11:52

Чәчү эшләре башланды

Аграрийлар өчен иң җаваплы һәм кызу чор — язгы чәчү вакыты җитте.

Аграрийлар өчен иң җаваплы һәм кызу чор — язгы чәчү вакыты җитте. Аны дөрес оештыруга, һава торышы һәм орлыкларның сыйфатына уңышның нинди булуы, шулай ук аерым авыл хуҗалыгы предприятиесенең генә түгел, ә гомум районның да иминлеге бәйле. Югары уңыш алу өчен мөһим агротехник чаралар үткәрергә, атап әйткәндә, туфракны орлык чәчүгә җентекле әзерләргә кирәк.

Шушы көннәрдә Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжында җирне тырмалауны тәмамлап, чәчүгә төштеләр. 50 гектар мәйданда солы чәчтеләр, ә 60 гектарда бодай чәчүне һава торышы яхшы булса, тиз көндә башкарырга ниятлиләр.

Бу мөһим эштә 5 производствога өйрәтү мастеры һәм 20 студент актив катнаша. Биш берәмлек техника: өч трактор һәм ике йөк машинасы җәлеп ителгән, техника һәрчак төзек, шуңа күрә эштә өзеклекләргә юл куелмый.

— Чәчү эшләре яхшы тизлек белән бара, һава торышы да куандыра һәм эшебезгә ярдәм итә, — дип билгели укыту хуҗалыгы мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы Нәдим Вәлиев һәм чәчү агрегатын заправкалаучы Әбүзәр Сәгадиев.

Алия Гәрәева.

Автор фотосы.
Читайте нас: