Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Салкын асфальт салына

Зур көч килүдән юл капламы таушала һәм искерә.

Зур көч килүдән юл капламы таушала һәм искерә. Ул башка сәбәпләр буенча да, мәсәлән, башта кулланылган материал югары сыйфатлы булмаганлыктан яисә юл-төзелеш эшләрен башкару барышында технологик таләпләр үтәлмәгәнлектән дә тузарга мөмкин.

Иң киң таралган технологик хата — юл полотносының тиешенчә тыгызланмаганлыгы, моңа бәйле тигезсезлекләр, ярыклар, чокырлар барлыкка килә.

Район үзәге урамнарында юллардагы тигезсезлекләрне ремонтлау, ягъни чокыр-чакырларны ямау эше белән “Аскын” юл төзү буенча механикалаштырылган күчмә колонна җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Ул салкын асфальт кулланылучы үзенчәлекле технология буенча башкарыла, аны юлчылар район үзәгендә башлап файдалана. Мондый юл капламының өстенлеге — кулланылучы материалның калдыгы юкка чыкмауда, аның калдыкларын җыеп алып яңадан кулланырга мөмкин. Катнашманы елның теләсә кайсы вакытында һава температурасы -15тән +40 градуска кадәр булганда җәяргә була. Асфальт белән эшләү дә җиңел, чөнки ул 30ар килограммлы капчыкларга тутырылган. Моңардан тыш, материал тиз ката, бу машиналарның юлдан каршылыксыз үтүен тәэмин итә.

— Салкын асфальтны җәю өчен чокырларны пычрактан, судан чистартабыз, аннары җылытылган катнашманы салабыз, яхшылап тыгызлыйбыз һәм өстеннән гранит катнашмасы яисә ком белән каплыйбыз, — дип аңлата “Аскын” ДСПМК җәмгыяте начальнигы Сергей Шаравьев. — Район үзәгенең үзәк урамнары кергән беренче этапны 1 майга кадәр тәмамладык. Ә икенчесен 9 майдан соң башлап, һава шартларына карап тиз арада тәмамларга ниятлибез.

Алия Исламова.

Автор фотосы.
Читайте нас: